Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Машина җиңгән якташыбызның сөенечен уртаклаштык

"Бу машина заманча, уңайлы", - ди җиңүче

Татарстан журналистларының күптән түгел йомгак ясалган “Бәллүр каләм“ бәйгесендә якташыбыз – “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире урынбасары Габделбәр Ризвановның иң мәртәбәле бүләккә – Гран-прига лаек булуы турында хәбәр иткән идек инде. Шул уңайдан телефоннан каләмдәшебезгә шалтыратып, җиңү шатлыгын уртаклаштык.

- Габделбәр абый, мәртәбәле конкурста җиңеп, зур бүләккә лаек булуыгыз белән котлыйбыз. Аны кабул итеп алганда югалып та калдыгыз кебек. Бу сезнең өчен көтелмәгән сюрприз булдымы?

- Котлавыгыз өчен рәхмәт. Әйе, көтелмәгән хәл булды, шулай да тантанага чакыру алгач, хөрмәтләп иң беренче рәткә утырткач, күңел нидер көтте дә.

- Без эшчәнлегегезне “Ватаным Татарстан” газетасы белән бәйләп күз алдына китерергә күнеккән. Аңа сезне нинди юллар китерде, бу редакциягә кадәр кайда эшләгән идегез?

- Минем бөтен хезмәт юлым шушы газета белән бәйле. Университетны тәмамлаганчы ук редакциягә эшкә чакырдылар, чөнки укыганда ук газетада күп язмаларым басылып чыккан иде. Шуннан бирле 46 ел вакыт узды. Башта хәбәрләр бүлегендә кече корреспондент, аннан авыл хуҗалыгы бүлегендә өлкән корреспондент булып эшләдем. Соңгы 26 елда – баш мөхәррир урынбасары.

- Габделбәр Газизович, сезне китаплар авторы буларак та беләбез бит әле...

- Бу да журналистика эше белән бәйле. Элек китап нәшрияты “Кешене хезмәт бизи” дигән рубрика астында материаллар бастыра иде, бу эшне миңа йөкләделәр. Республика авыллары буйлап йөреп, хезмәт алдынгылары турында язмалар әзерләдем. Алар бер-бер артлы җыентыклар булып дөнья күрделәр. Соңыннан артистларның иҗат юлы турында китаплар басылып чыкты. Аның иң беренчесе Мирсәет Сөнгатуллин турында иде. Бу китапны укыгач, Салават Фәтхетдинов хезмәттәшлек итәргә чакырды. Шулай итеп, “Татарга Салават кирәк” дигән исем белән сигез китап артистның иҗатына гашыйк булганнар игътибарына тәкъдим ителде. Мингәр Сабантуена багышлап, ел саен берәр – барлыгы алты китап дөнья күрде. Туган авылым Купканың тарихына кагылышлы ике китап чыгардык. Аның беренчесе кечерәк булган иде, икенчесенә күбрәк материаллар тупланды. Бүгенге көндә Хәния Фәрхинең иҗаты турында һәм Атлас Булатовның 90 яшьлеге уңаеннан китаплар чыгаруга әзерлек бара. Әйткәнемчә, бу эшләрнең барысы да журналистика белән бәйле, һәркайсы чынбарлыктан алынган.

- Иҗат итү - авыр хезмәт, 46 ел буе бу эш талчыктырмадымы әле?

- Менә минем авылдашларым итек баса, кайсы шәл бәйли, икенчеләре балта эшләренә оста. Бу һөнәрләрнең берсе дә минем кулдан килми. Минем төп эшем – язу, һәм ул бер дә туйдырмый. Дөресрәге, иҗат итү – чир бит ул. Аны йоктырган кешенең “дәваланасы” килми, бу мөмкин эш тә түгел.

- Габделбәр абый, бүләк ителгән яңа Лада-Калина машинасы турында берничек тә сорамый кала алмыйм. Анда үзегез йөриячәксезме, әллә якыннарыгызга бүләк итәргәме исәп?

- Үзем йөрим, иске машинам тузган иде инде. Монысы заманчарак, уңайлы да.

- Форсаттан файдаланып, якташларыгызга сәламнәрегезне җибәрә аласыз...

- Мин үзем айга ике тапкыр туган якларга кайтырга тырышам. Якташларымны бик яратам һәм алар белән горурланам. Гел авыл, гомумән, район тормышы белән кызыксынып яшим. Элегрәк газетабызда авыл хуҗалыгы буенча сводкалар бирелә иде. Кукмара арттагы урында булса, шуны күрсәтмәскә тырыша идем. Үз районыңны начар итәсе килми бит. Әйе, форсаттан файдаланып, якташларыма сәламнәремне юллыйм һәм һәр эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телим.

фото: www.vatantat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk