Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Манзарас урта мәктәбен 13 укучы тәмамлый

Алар - 2007 елда ачылган яңа мәктәпнең беренче чыгарылышы

Соңгы кыңгырау... киеренкелек, тантаналы музыка, дулкынланган чыгарылыш укучылары һәм, әлбәттә, чәчәкләр, чәчәкләр... Иртә таңнан мәктәбебез бәйрәм атмосферасы белән тулы иде. Һәм менә тантаналы минутлар! Чыгарылыш укучыларын тамашачыларның, әти-әниләрнең, укытучыларның бердәм алкышлары каршылый. Барысы да шат, шул ук вакытта күзләрдә бераз моңсулык та бар сыман. Манзарас урта мәктәбен тәмамлаучы унөч егет һәм кыз өчен соңгы кыңгырау нәкъ менә шундый тантаналы шартларда яңгырады.

Мәктәп директоры Альбина Мөхәммәтова үзенең иң ихлас теләкләрен җиткерде:

- Матур, акыллы, креатив 13 укучыбыз тиздән олы тормыш юлына аяк басачак. Быелгы чыгарылыш мәктәбебез өчен гадәти генә түгел, чөнки алар 2007 елда ачылган яңа уку йортыбызның беренче сыйныфына килгән балалар иде. Биредә белем алуларына беркайчан да үкенмәгәннәрдер дип уйлыйм, - диде ул.

Ә миңа, сыйныф җитәкчесе буларак, бу – икенче чыгарылыш. Мәктәп еллары дәвамында без күпне кичердек һәм күпкә ирештек тә. Болар – төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә җиңүләр, кызыклы экскурсияләр, бәйрәмнәр. Үземнең укучыларым белән чын күңелдән горурланам, шул ук вакытта аларга ныклы белем биргән укытучыларга да рәхмәтем чиксез. Белем нигезен башлангыч сыйныф укытучылары салды, ә урта һәм өлкән звенода алар талантлы педагоглар карамагында булдылар. Бердәм коллективның унбер еллык хезмәте бушка узмады: мөстәкыйль тормыш юлына егет-кызлар нык белем һәм тәрбия багажы белән кузгалалар. Алда – имтиханнар. Уңышлар юлдаш булсын аларга!

Ләйсән ФАЗЛЫЕВА, 11А сыйныфы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk