Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның “Ләйсән” балалар бакчасында сайлауларның беренче көне тыныч уза

    Әлеге сайлау участогында 683 кеше теркәлгән.

    Реклама

    Бүген Россия Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланып китте. Кукмараның “Ләйсән” балалар бакчасына урнашкан 1280 номерлы сайлау участогында тавыш бирү хокукы булган 683 кеше исәпләнә. Сайлау участогы рәисе Энҗе Мөхәммәдиева сүзләренә караганда, сайлауларның беренче көне тыныч уза, хокук бозучылар юк. Төрле партияләрдән3 күзәтүче бар. 
    - Сайлауларны бер дә калдырганым юк. Бу юлы да үз тавышымны бирергә дип килдем. Иң мөһиме – дөньялар тыныч булсын, сугышлар чыга күрмәсен, халыкны кайгырта торган, лаеклы депутатлар сайлансын, - диде өлкән яшьтәге бер апа. 
    Ризилә КОРБАНОВА/ “Хезмәт даны”

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: