Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралы: «Телефоныма 41 мең сум акча алынуы турында хәбәр килкәч, хәтта күз алларым караңгыланды»

Банкның ялган хезмәткәре аны смс-кодны әйтергә күндергән.

Мин – Кукмарада яшәүче, яшем әле 50гә дә җитмәгән ир кеше. Үземнең ахмаклыгым аркасында, мошенниклар кармагына эләккәнемне сизми дә калдым. 13 март көнне сәгать уннар тирәсендә кәрәзле телефоным шалтырады. Таныш түгел номерларны бер дә алмый идем, бу юлы, нишләптер, җавап бирәсе иттем. Мөлаем гына тавышлы хатын-кыз үзен Мәскәүдән, Саклык Банкының иминлек хезмәтеннән дип таныштырды. Игътибар белән тыңлап тордым. «Сезнең банк картасыннан акча күчерергә җыеналар, моны булдырмас өчен, миңа карта номерын әйтегез әле, юкса, блокировка ясалачак», - ди бу. Бер мизгелгә бөтенләй югалып калдым. Барлы-юклы акчамны югалтудан куркып, берәнтекләп картадагы саннарны әйтеп тордым, бераздан икенче ягындагы кодны да җиткердем. Рәхмәтен әйтте дә кабат шалтыратырбыз, дип, элемтәдән югалды яңа танышым. Өч-дүрт минут үттеме икән, телефоныма 41 мең сум акча алыну турында хәбәр килде. Әлеге СМСны укыгач, хәтта күз алларым караңгыланды. Тизрәк банкка йөгердем. Андагы хезмәткәрләр, чыннан да, картадан акча күчерелүен хәбәр иттеләр һәм миңа полициягә барырга куштылар. Әлеге картаны гамәлдән чыгардык, яңаны ясаттым. Менә шундый хәлләр. Полициядә барысын да тәфсилләп сөйләдем, җинаятьчеләрнең эзенә төшәргә тырышырбыз, диделәр. Белмим инде, нәрсә булып бетәр. Хәләл көч белән тупланган, ай саен эш хакыннан калдырып барып җыелган акча иде бит ул минем...

Газетага да бу турыда язып торалар икән, ләкин мин андагы белдерүләрне генә укыйм шул, интернетны исә бөтенләй ачып караганым юк. Бу хәлгә калуыма үзем гаепле. Райондашлар, сез дә ялгыша күрмәгез. Таныш түгел номерларны бөтенләй алмасагыз да була, банк хезмәткәрләре беркайчан да карта кодларын сорамый икән ул. Миңа боларның барысын да аңлаттылар. Әмма эш узгач, үкенүдән ни мәгънә?!

Илнар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X