Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче ир-ат аңлы рәвештә чит кеше милкен юк иткән өчен хөкем ителгән

Ир бер елга ирегеннән мәхрүм ителеп, каты режимлы төзәтү колониясенә билгеләнгән.

Кукмарада яшәүче ир-атны бергә торган хатынының кесә телефонын ваткан өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасыннан хәбәр иттеләр.

«28 яшьлек ир хатынның кулыннан кесә телефонын тартып алып, асфальтка ташлаган», - дип сөйләделәр район прокуратурасында.

Бу хәл узган елның 17 августында Кукмараның Нур Баян урамындагы йорт янында була. Нәтиҗәдә ир телефонны яраксыз хәлгә китерә. Зыян 10 мең сумнан артып китә.

Реклама

Элеккеге хөкем ителү вакыты тәмамланмаган булуын исәпкә алып, суд ир-атны бер елга ирегеннән мәхрүм итеп, җәзаны каты режимлы төзәтү колониясендә үтәүне билгеләде.

Ир-ат үз гаебен танымады.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pQMsE8swWi