Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада полиция хезмәткәрләре телефон урлаган ир-атны тоткарлады

Телефон югалту турындагы гариза белән дәваханә хезмәткәре мөрәҗәгать иткән.

Кукмарада полиция хезмәткәрләре киштәдә калдырылган телефонны урлаган өчен 60 яшьлек ирне тоткарлаган. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге хәбәр итә.

«Эчке эшләр бүлегенең дежур частена кәрәзле телефонын урлаулары турындагы гариза белән 51 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә. Тикшерү барышында полицейскийлар ул көнне зыян күрүченең даруханәдә эштә булуын ачыклый. Даруханәгә килүчеләрнең берсе аның киштәдә калдырган телефонын урлый», - дип сөйләделәр полиция бүлегендә.

Полицейскийлар, вакыйга урынына барып, даруханәдә урнашкан видеокүзәтү камераларындагы язуларны карыйлар һәм мөмкин булган шаһитлардан сораштыру үткәрәләр.

Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре караклыкта шикләнелүче кешенең шәхесен ачыклый. Ул 60 яшьлек ир-ат булып чыга.

Ир полиция бүлегенә китерелә, күрсәтмә бирә. Хәзерге вакытта «урлау» факты буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.

фото: район эчке эшләр бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk