Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада мунча һәм сарай уттан зыян күргән

Бүген көндез Майская урамында янгын чыга.

Кукмарада мунча һәм сарай уттан зыян күрә. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

17 сентябрь көнне 13.27 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частенең элемтә пунктына Кукмараның Майская урамында мунча януы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерү хезмәткәрләре килгәндә ут мунчаны ялмап алган була. Аның күрше хуҗалык корылмаларына да таралу куркынычы яный.

Янгын нәтиҗәсендә 40 квадрат метр мәйданда мунча һәм сарайга зыян килә.

Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

фото: Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk