Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада ике машина йөртүчене исерек килеш рульгә утырганга хөкем иттеләр

Ир-атлар 30 мең сумга штрафка тартылган, шулай ук ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.


Штрафының зурлыгы да, ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү дә куркытмый кайберәүләрне, исерткеч эчемлек кулланып, барыбер руль артына утыралар. 

Район юл хәрәкәте  иминлеге комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Балтач районыннан Нигъмәтуллин фамилияле ир кеше 15 март көнне кичке якта Кукмараның Октябрь урамында «Лада Гранта» машинасы белән исерек хәлдә идарә итә. Алкотестер аның, чыннан да, алкоголь кулланганын ачыклый: канында 1,340 промилле күләмендә спирт күрсәтә.

Җәмәгать суды утырышына килмәсә дә, эш аның катнашыннан башка гына карала. Суд карары нигезендә исерткеч эчемлек кулланып, җиңел машина белән идарә иткәне өчен, ул 30 мең сум күләмендә штрафка тартыла.  Һәм аңа ел ярым буена машина руле артына утырырга ярамаячак.

Мамадыш районында яшәүче Сомовны да ЮХИДИ инспекторлары Кукмарада тоткарлый. 19 март көнне ул шәһәребезнең Чернышевский урамында «Лада» автомобиле белән исерек хәлдә хәрәкәт итә. Тест шулай ук уңай нәтиҗә бирә: канында 1,083 промилле күләмендә спирт табыла. Суд утырышы вакытында күрше районда яшәүче үз гаебен таный. Әмма бу аны 30 мең сум күләмендәге штрафтан һәм 1,6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүдән коткарып калмый. 

Киров өлкәсендә яшәүче Кузовниковны да 20 март көнне ЮХИДИ инспекторлары Кукмараның Ленин урамында  туктата. Үз-үзен тотышы, аңкып торган алкоголь исе аның исерек хәлдә руль артына утырганын раслый. Ул алкотестер ярдәмендә тикшеренү үтүдән һәм район үзәк дәваханәсенә барудан баш тарта. Аның эше яшәү урыны буенча тикшерергә җибәрелде.

фото: Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясеннән алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев