Кукмарада бу елда беренче сабый 3 гыйнвар көнне дөньяга килгән
Соңгы яңалыклар

Кукмарада бу елда беренче сабый 3 гыйнвар көнне дөньяга килгән

Ә 10 гыйнварга бәби тудыру йортында барлыгы 6 бала дөньяга аваз салган.

Кукмара бәби тудыру йортыннан алынган мәгълүматларга караганда, үткән елда биредә 362 сабый дөньяга килгән. Ир балалар күбрәк туган - 189, кызлар азрак – 173.

Яңа 2019 елның беренче бәбие - 4080 граммлы малай 3 гыйнварда дөньяга аваз салган. Нырья авылында яшәүче Алена һәм Сергей Павловларның беренче балалары ул. Исемен Никита дип кушканнар. Алена - Кукмара күппрофильле лицееның физик культура фәне укытучысы, ире Мәскәү метросы төзелешендә эшли.

10 гыйнварга бәби тудыру йортында барлыгы 6 бала дөньяга аваз салган.

фото: Султан Исхаков/ "Татар-информ"

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев