Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары Нурминка елгасының яр буенда өмә үткәрделәр

Анда яшь активистлар һәм партиянең җирле бүлеге тарафдарлары, “Бердәм Россия”нең яшь гвардиясе”, җирле үзидарә депутатлары, шәһәребез кешеләре катнашты

Кукмарада “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары Нурминка елгасының яр буенда өмә үткәрделәр.

Анда яшь активистлар һәм партиянең җирле бүлеге тарафдарлары, “Бердәм Россия”нең яшь гвардиясе”, җирле үзидарә депутатлары, шәһәребез кешеләре катнашты. 

- Яр буе Кукмарада иң яраткан ял итү урыны булып тора, шуңа күрә иң беренче чиратта шунда юнәлдек. Тырмалар, көрәкләр, чүп-чар өчен пакетлар һәм башка кирәк-яраклар белән өмәгә чыктык. Узган көздән калган корыган яфраклар, кипкән үлән, ботакларны җыештыру эше башланды. Һава торышы әйбәт булды. Яр буе территориясе чистарып калды. Башкарылган эштән яшьләр бик күп уңай хисләр алдылар,- дип сөйләде яшь активист Алсу Җәләева. 
 

Исегезгә төшерәбез: “Чиста ил” партия проекты кысаларында илнең барлык төбәкләрендә үтәчәк “Бердәм Россия” өмәләрендә 900 меңнән артык кеше катнашачак, дип көтелә.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев