Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада бер ир талашкан вакытта абыйсын пычак белән яралаган

    Ызгыш спиртлы эчемлекләр кулланган вакытта килеп чыга.

    Кукмарада бер ир талашкан вакытта абыйсын пычак белән яралаган. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге хәбәр итә.

    «Элек хөкем ителгән 42 яшьлек Кукмара кешесе 50 яшьлек абыйсы белән спиртлы эчемлекләр эчә. Кинәт алар арасында аңлашылмаучанлык килеп чыгып, сугыша башлыйлар. Нәтиҗәдә, энесе, пычак алып, абыйсының күкрәк читлеген яралый», - дип сөйләделәр полициядә.

    Хәзерге вакытта җинаять кылуда шикләнелүче кулга алынды.

    Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

    фото: Рамиль Гали

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: