Бала 1 гыйнвар көнне 21.35 сәгатьтә дөньяга килгән.
Кукмарада 2021 елда беренче яңа туган сабый теркәлде. Бу хакта Кукмара районы ЗАГС бүлеге хәбәр итә.
1 гыйнвар көнне 21.35 сәгатьтә Кукмара район үзәк дәваханәсенең бала тудыру йортында 3670 грамм, 51 сантиметрлы малай дөньяга килгән.
Киндеркүл авылыннан Гөлфия һәм Илшат Бикмөхәммәтовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән малайга Ислам дип исем кушканнар. Ә беренче кызларының исеме - Гүзәл.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев