Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында янгын шәхси йортны юк итте

    Кичә төнлә Княгор авылында янгын чыкты.

    Кукмара районында янгын шәхси йортны юк итте. Бу хакта Кукмара районының 117нчы янгын-коткару частеннан хәбәр иттеләр.

    5 апрель көнне 22.02 сәгатьтә 117нчы янгын-коткару частеның элемтә пунктына Княгор авылының Үзәк урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килеп ирешә.

    Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йортны ут каплаган була, шулай ук аның сарайга таралу куркынычы яный.

    Янгын нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып бетә, ә сарайның 97 квадрат метр мәйданда стенасына зыян килә. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

    фото: янгын-коткару частеннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: