Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында “Мактаулы донор” исемен йөртүче 129 кеше исәптә тора

Шундыйларның берсе – Кукмарада яшәүче Нәфисә Ганиева белән очрашып сөйләштек

Тамырларында чит кеше каны да аккан кешеләр районыбызда аз түгелдер, дип уйлыйм. Тормышта төрле хәлләр булып тора бит: юл һәлакәтләренә очрап, операция вакытында яки бәби тапканда күпләп кан югалтулар, яисә башка сәбәпләр нәтиҗәсендә гомерләрнең  кыл өстендә калу очраклары. Менә шул        чакларда донор каны күпләрне яңадан аякка бастырып, якты дөньяга кайтара. Исән калуы өчен кемгә бурычлы булуы турында авыру белмәскә дә мөмкин, чөнки яшәү көче бирә торган сыеклык кан салу станциясендә саклана.

Районыбызда “Мактаулы донор” исемен йөртүче 129 кеше исәптә тора. Аларның һәркайсы хөрмәткә, олы рәхмәт сүзләренә лаек. Шундыйларның берсе – Кукмарада яшәүче Нәфисә Ганиева белән очрашып сөйләштек.

Нәфисә ханым тумышы белән күрше Мамадыш районының Түбән Чәбия авылыннан икән. 1979 елда иптәш кызлары белән Кукмарага килеп, һөнәри-техник  училищеда  итекчелек буенча белем ала.

- Шуннан соң Кукмара киез итек фабрикасына урнаштым: башта итекләрне чистартуда эшләдем, аннары үлчәмнәрен сугып тору участогына күчерделәр, - дип дәвам итте ул сөйләвен. - Көненә икешәр мең итек үтә иде кулымнан. Җиңел эш дип әйтмәссең.

- Кан бирә башлау өчен  берәр вакыйга сәбәпче булдымы? – дип кызыксынам.

- Юк. Иптәшләрем кан бирергә баргалыйлар иде, мин дә аларга иярергә уйладым. Аена икешәр тапкыр тапшырганым булды. Җиңел кичерә идем, башым да әйләнмәде, көч-егәр күп бит ул яшь чакта. Өстәвенә моның өчен акча түлиләр, ял да бирәләр иде, шунысы да кызыктыргандыр. Тора-бара мин донорлыкның нинди мөһим һәм изге эш икәнен аңладым. Гаилә коргач, тормыш иптәшем Илсур да минем белән бергә кан биргәләде.

Әңгәмәдәшем сирәк очрый торган – тискәре резуслы 1нче төркем канга ия. Әле дә хәтерендә: бервакыт аны Кукмарада яшәүче бер хатын-кыз эзләп таба: энесе Казан дәваханәләренең берсендә авыр хәлдә ята, нәкъ шушындый кан кирәк икән.

- Ул мине һәм район дәваханәсендә эшләүче тагын бер хатын-кызны Казанга алып барды. Сүз тыңлавыгыз өчен рәхмәт, диде. Соңыннан очраштыкмы аның белән? Юк, күрешкән булмады, энесенең язмышы турында да белмим, мин аны күрмәдем дә, канны бит донордан авыруга турыдан-туры салмыйлар, - ди Нәфисә ханым.

Ә инде үз гомеренә ничә мәртәбә кан биргәнен хәтерләми, исәпләп-санап бармаган. Бик күп тапкырлар инде, яшем кырык  бишләрдән узгач кына туктадым, ди. Кирәк булса, хәзер дә канын кызганмас иде, тик олыгаеп баручылардан алмыйлар икән.
Әмма “олыгаю” дигән сүз Нәфисә ханымга кагылмый кебек: үз яшеннән күпкә яшь күренә, 55не бирмәссең. Өч бала әнисе генә түгел, 7 оныкның әбисе икән инде, юкса.

- Донор булуның файдасыдыр. Канны алган саен яңарып тора бит ул. Шөкер, авырганым да юк, - дип елмая үзе.
Гаиләдә аңлашып, тату яшәүнең дә нәтиҗәседер, мөгаен.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X