Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ике кешедә коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 45 015 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 156 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары якыннан аралашканда йоктырылган. 31 кеше дәваханәгә салынган, 125 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 69, Яр Чаллыда - 44, Тукай районында - 8, Түбән Кама районында - 4, Балтач, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск районнарында - өчәр, Кукмара, Чирмешән районнарында - икешәр, Әлмәт, Арча, Чүпрәле, Кама Тамагы, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Ютазы районнарында – берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 45 015 очрагы теркәлгән, 38 191 кеше терелгән, шул исәптән 80 - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk