Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара полициясендә этләр дә хезмәт итәләр

Мохтар – усал, ә Виза – аю баласы кебек

Кытай календаре буенча 2018 ел - сары җир эте елы. Астрологлар фаразына караганда, бу ел бөтен йолдызнамәләр өчен уңышлы булачак дип исәпләнә, чөнки безнең иминлек сагында эт торачак бит. Ә ул үзе гаделлек һәм тугрылыкны чагылдыра. Юкка гына эт – кешенең якын   дусты, димиләр. Район эчке эшләр бүлегенең полиция-кинологлары да шулай дип саныйлар.

Тоткыннарны саклау һәм озата бару бүлегенең полиция-кинологы Илнур Әхтәмов һәм вакытлыча тоту изоляторының полиция хезмәткәре Рамил Зыятдинов этләр турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. Район эчке эшләр бүлегендә алар өчәү: Виза, Мохтар һәм Ода. Бу этләр монда 2009 елдан бирле хезмәт куялар, зур тәҗрибәләре бар. Ода – араларында иң яше, дип ачыклык кертә кинологлар. Этләр барысы да немец овчаркалары токымыннан. Моннан тыш, алар хезмәт итүче этләр генә түгел, ә зур коллектив әгъзалары да. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: күпләр кинологларның хезмәте этләрне өйрәтүдән гыйбарәт дип ялгыша. Чынлыкта аларга төрле операцияләрдә катнашырга, өйрәнү өчен командировкаларга йөрергә дә туры килә. Дүртаяклы дусларыбыз тынычлыкны сакларга, җинаятьләрне ачарга, наркотиклар һәм шартлаткыч матдәләрне табарга булышалар. Полиция хезмәткәрләренә алардан башка бик авырга туры килер иде.

- Һәр эт үз юнәлешендә эшли: шартлаткыч матдәләр һәм коралларны табучы, тоткыннарны саклау һәм озата баруда катнашучы, эз буенча табучы дүртаяклы белгечләр бар, - дип сөйли өлкән полиция хезмәткәре Рамил Зыятдинов. - Барысы да Казанның кинология үзәгендә өйрәтелеп кайтсалар да, алар белән көн саен биредә шөгыльләнәбез. Мохтар полиция хезмәткәрләренә төрле җинаятьләрнең эзенә төшәргә еш булыша. Бу урлау, үтерү белән бәйле булырга мөмкин. Эт җинаятьчеләрнең хәрәкәт итү, качу юлларын ачыкларга ярдәм итә. Минем юнәлешем - шартлаткыч матдәләр һәм кораллар буенча эш. Менә, мәсәлән, күптән түгел дежурда торучыга Кукмараның бер сәүдә үзәгендә кара пакет табылуы турында шалтырату булды. Кичекмәстән оператив- эзләнү төркеме, шул исәптән этем Виза белән мин дә шунда киттек. Мондый төр эшләрдә дүртаяклы дуслардан башка берничек тә булмый, чөнки этләр дөньяны борыннары белән “күрәләр”. Шартлаткыч матдәләрне ачыклаган очракта алар өрми дә, шыңшымый да, ә шуның янәшәсенә килеп утыралар. Ул вакытта саперларны чакырырга туры килә. Әгәр дә куркыныч юк икән, эт үзе үк китеп бара. Безнең очракта пакет куркыныч тудырмаган, күрәсең, сатып алучыларның берсе аны ялгыш онытып калдырган булгандыр.

Бу язма белән тулырак газета аша таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев