Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Көрәшне үзеңнән башла

Республикада һәм районыбызда коррупциягә каршы тору буенча даими эш алып барылса да, аңа һаман нокта куеп булмый. Әйтик, быел Татарстанның хокук саклау органнары тарафыннан әлеге юнәлештәге 800дән артык җинаять ачыкланган, килгән зыян 6,5 миллиард сумны тәшкил итә.

Кукмарада узган ел бер коррупцион административ хокук бозу теркәлде. Район прокуроры карары буенча районның бер балалар бакчасы мөдире Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 19.29 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартылды. Ул элек муниципаль хезмәт вазыйфасын биләгән зат белән хезмәт килешүе төзегән вакытта “Коррупциягә каршы көрәш турындагы” Федераль законның таләпләрен боза, муниципаль хезмәткәрнең элеккеге эш бирүчесенә мондый килешү төзү турында ун көн эчендә хәбәр итми.

Вазыйфаи затлар арасында коррупция белән бәйле җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгына тартылучылар юк. 2018 һәм 2019 елларда Кодексның 285 маддәсе буенча муниципаль хезмәткәргә карата кузгатылган җинаять эшләре җинаять составы билгеләре ачыкланмау сәбәпле туктатылды.

Коррупцияне кисәтү максатында, район башлыгы – коррупциягә каршы көрәш буенча координацион эш комиссиясе рәисе – җитәкчелегендә утырышлар узды, аларда 22 сорау каралды. Кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә, муниципаль милекнең файдаланылмый торган өлешен һәм муниципаль милекне арендалау килешүләре буенча бурычларны сизелерлек киметә, ә муниципаль сатып алулар вакытында бюджет чараларын экономияләүне 23 процентка кадәр (52786769 сум) күтәрә алдык.

2019 елда 203 прокурор күрсәтмәсе, 29 протест керде, шуларның 5се коррупцион юнәлештәге хокук бозулар турында. Прокурор тарафыннан күрсәтелгән төп хокук бозулар гамәлдәге норматив хокукый актларның федераль законнарга тәңгәл килмәве белән бәйле. Шул рәвештә, җаваплы вазыйфаи затларга гамәлдәге норматив хокукый актларга анализ ясарга һәм аларга тиешле үзгәрешләрне кертергә кирәк.

Коррупцион тыюларны, чикләүләрне, бурычларны бозып, керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында дөрес булмаган мәгълүматлар биргән өчен 18 муниципаль хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Җирле үзидарә органнарының ачык һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итү бүгенге көндә беренче планда торырга тиеш.  Цифрлаштыру, электрон сәүдә, күпфункцияле үзәкләрнең эшчәнлеге мөһим урын алып тора.

2019 елда МФЦга 33654 мөрәҗәгать кабул ителде, документлар алган вакытта кире кагулар булмады.

Коррупциягә каршы көрәшми торып, без икътисад үсеше өчен уңай шартлар тудыра, сәламәт конкурентлык белән тәэмин итә һәм проектларны тормышка ашыра алмыйбыз. Безнең көчебез гадел, намуслы, закон кысаларында эш итүче кешеләр тәрбияләүгә юнәлдерелергә тиеш.

Равия КАРИМУЛЛИНА,
район башлыгы урынбасары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk