Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Күрше районда яшәүче бер хатын-кыз мошенникларга 5 миллионнан артык акча күчергән

Кырыкалдарлардан да хәйләкәрлерәк булырга, тиешле органнарга вакытында хәбәр итәргә кирәк андый чакта.

2020 елның 10 декабре. Сәгать кичке 9. Ялганчы ватсап аша шалтырата. Үзен бер банкның сак хезмәтеннән дип таныштыра. Анкетадагы мәгълүматларны атый һәм бик ышанычлы гына итеп, “бу көннәрдә вкладыгыздан тиз арада башка картага акча күчермәдегезме?” дип сорый, счетларының хәзерге вакытта “заморожен” булуын әйтә, мәсьәләне ачыклаячакбыз, дип тә ышандыра, счетларга үтеп керә язганнарын беркемгә дә әйтмәскә куша, җинаять эше ачылды, моның белән киберполиция шөгыльләнә, ди. Банк сезнең катнашыгыз белән акча вкладларыгызның иминлеген тәэмин итү максатыннан чаралар күрәчәк, ә моның өчен сезгә ул акчаларны махсус ячейкага күчерергә кирәк, ди. Банк картасының номерын да әйтә. Зыян күрүче хатын-кыз әлеге номерга башта 400 мең сум акча күчерә. Кырыкалдар, сак хезмәтеннән дә шалтыратып, түләү турында сораячаклар, ләкин сез берни дә әйтмәгез, дип тә кисәтә. Ялганчылар ничек куша, балтачлы шулай эшли, нәтиҗәдә ялганчылар счетына 5 миллион сумнан артык акча күчерә, әлеге гамәлләре вакытында зыян күрүче банк учреждениесенә дә мөрәҗәгать итми, хокук саклау органнарыннан да консультацияләр алмый.
Әле бу гына түгел, Балтач районы буенча Эчке эшләр бүлегенә тагын берничә кеше алдарлардан зыян күрдек дип гариза язды, аларга мошенниклар Федераль иминлек хезмәтеннән, полиция хезмәткәрләре исеменнән, киберполициядән, прокуратурадан һәм калган башка дәүләт учреждениеләреннән дип шалтыратканнар. Тикшереп караган очракта да телефон номерлары туры килә. Шул ук вакытта зыян күрүчеләр алдакчылар кармагына шулкадәрле нык эләгә, хәтта шикләнеп тә карамыйлар, рәсми дәүләт учреждениеләренә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмиләр.
Әнә шулай, сак, игътибарлы, сизгер булырга куша район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре. Кырыкалдарлардан да хәйләкәрлерәк булырга, тиешле органнарга вакытында хәбәр итәргә кирәк андый чакта.
Чыганак: http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/abau-baltach-rayonynda-yashche-ber-khatyn-kyz-moshenniklarga-5-millionnan-artyk-akcha-kchergn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X