Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына язылучылар арасында уздырылган бал акциясенә нәтиҗә ясалды

Әлеге акциядә барлыгы 533 язылучы катнашты.

Бәйрәм саен якыннарыңны сюрприз ясап куандырган кебек, без дә төрледән-төрле бүләкләр уйнатып, яраткан газета укучыларыбызны һәрдаим сөендереп торабыз. Менә Әниләр көне алдыннан оештырган чираттагы «тәмле» акциябезгә дә узган атнада нокта куйдык.

Ул гади генә булмады: газетабызның һәр җомга санында бал продукциясе, аның сәламәтлек өчен файдалы үзлекләре турында тулырак мәгълүмат, төрле рецептлар биреп бардык. Иммунитетны күтәрү, организмны ныгыту өчен менә дигән өч приз – иганәчебез Таһир Бариевның «Кукмара балы» кооперативы җитештергән умартачылык продуктлары җыелмаларын уйнаттык. Отыш ияләрен ачыклау өчен, радакциягә үз гозере белән килгән кукмаралы Рафисә Хаҗиәхмәтовага мөрәҗәгать иттек. Исемлеккә теркәлгән 533 абунәче арасыннан өч санны тартып чыгарды ул. Менә алар кемнәр: Манзарастан Валентина Бектина, Кукмарадан Ландыш Идиятуллина һәм Әдилә Галиәхбәровалар.

Җиңүчеләребезгә шалтыратып сөенче алырга да өлгермәдек – Валентина Бектина иң беренчеләрдән булып редакциябезгә елмаеп килеп тә керде. Акциядә катнашу өчен, ул квитанциясен күршесе Люция Ермолаева артыннан җибәргән булган. Бүләкне күршесе түгел, ә нәкъ тә үзе отуын бәхет дими – ни дисең!

«“Трудовая слава” газетасын күптәннән алдырабыз, аеруча хикәяләрне яратып укыйм. Мин лаеклы ялда, район үзәк дәваханәсендә терапевт булып хезмәт куйдым. Тормыш иптәшем белән Манзараста өй салып яшибез. Кызыбыз бар, ул – Казан федераль университеты студенты.  Инде бакча эше бетсә дә, өйдәге вак-төяк эшләр күп. Грипп вакыты булгач, артык урамда, кеше арасында йөрергә тырышмыйм, кирәк чакта гына чыгып керәм. Бүләгегезгә зур рәхмәт. Куркино авылында яшәүче абыем Михаил умарта тота, ул ел саен күчтәнәчкә бал бирә, үзебез дә сатып алгалыйбыз», - диде Валентина Бектина.

Ә калган ике бүләкнең «Чулпан» балалар бакчасы хезмәткәрләренә эләгүе чын могҗиза булды! Алар газетага альтернатив язылалар, ягъни почта чыгымнарыннан башка – арзанрак хакка. Сүз уңаеннан, биш данәдән күбрәк язылучы оешмаларга район газетасын үзебез китереп бирәбез.

Хуҗалык эшләре буенча мөдир Әдилә Галиәхбәрова да үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште: «Әле моңа кадәр акцияләрдә җиңгәнем юк иде. Бу – беренчесе. Әниләр көне уңаеннан зур бүләк ясадыгыз, өйдәгеләр чәчәк бәйләме белән куандырган иде. Газетаның иң элек беренче һәм ахыргы битләрен, аннан район яңалыкларын укыйм».

«Чулпан» балалар бакчасы мөдире Ландыш Идиятуллина «Хезмәт даны» белән кечкенә чагыннан ук таныш икән. Район газетасына башта әти-әнисе язылган, традицияне дәвам итеп, хәзер үзләре дә алдыра.

«Ул безнең гаилә әгъзасы кебек, аны бер генә дә тәнкыйтьлисем килми. Газетадан яхшылык агыла, тормышта җитмәгән яхшы гамәлләр, хезмәт кешеләре турында язмалар күп басыла. Эштән арып кайтып диванга утырам да рәхәтләнеп энәсеннән җебенә кадәр бик яратып укыйм. Аның электрон версиясе бар бит, нәрсәгә языласыз дисәләр дә, газетаны үз кулыма алып укуга җитми инде», - диде Ландыш Хәнәфиевна.

Башка газета укучыларыбыз бер дә кәефләрен төшермәсен иде: чөнки октябрь һәм ноябрь айларында исемлеккә теркәлүчеләр декабрьдә үткәреләчәк традицион Яңа ел алды акциясендә дә катнашачак. Моның өчен яңадан квитанцияне редакциягә юлларга кирәкми. Яңа 2021 елда да бергә булыйк, хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Кыш бабай, үзенең резиденциясеннән шалтыратып, быел да «Хезмәт даны» газетасы белән хезмәттәшлеген дәвам итәчәген белдерде. Ягъни декабрь аенда район газетасына язылучылар арасында һәрберсе күңелгә хуш килә торган бүләкләр уйнатачагын җиткерде. Бүләкләрдән тыш, ике язылучыга үзенең махсус күчтәнәчле капчыкларын да калдырачагын әйтте. Әйдәгез, бәхетебезне сынап карыйк әле. Киттек, быелның соңгы, могҗизалы акциясен башладык!

Киләсе елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылучыларга бүләкләр:

- светодиодлы чыршы (1,8 метрлы);
- электр яшелчә һәм җиләк-җимеш киптергече;
- юрган;
- таба;
- кер үтүкләү тактасы;
- сәгать;
- кер юу порошогы (9 килограмм);
- швабра;
- Кыш бабай күчтәнәчләре.

Акциядә катнашу өчен декабрь аенда газетага язылып, квитанция күчермәсен редакциягә юлларга кирәк. Телефон номерыгызны да күрсәтергә онытмагыз. Акциягә 24 декабрьдә йомгак ясалачак, җиңүчеләр очраклы сайлап алу юлы белән билгеләнә.

Квитанцияләрне җибәрү өчен:

  •     Вотсап номеры – 89869091543,
  •     электрон адрес – hezmat_dani@mail.ru,
  •     почта адресы – Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 39а, а/я 54.

 

Акциянең сроклары, призларның саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат – «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә. Акцияне оештыручы – «Хезмәт даны» («Трудовая слава») газетасы редакциясе. Акциянең сроклары – 02.12.2020-24.12.2020.  Белешмәләр өчен телефон 8(84364)2-65-60. Реклама. 16+

 

Фото: Алсу Гатауллина, Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk