Якташыбыз Әнвәр Гадиев «Мин бит татар малае-2023» конкурсында катнашты
Ул «Иң сәләтле малай» номинациясендә җиңүче дип табылды.
Алабуга шәһәренең «Алтын балык» балалар бакчасында Россия күләмендә икенче тапкыр «Мин бит татар малае-2023» иҗади бәйгесе узды.
Конкурска Оренбург, Пермь өлкәсе, Башкортостан, Удмуртия, Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 40 якын эш кабул ителгән.
Финалга чыккан 12 малай «Татар малае-2023» исемен алу өчен көч сынашты. Шулар арасында «Кыңгырау» балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче Әнвәр Гадиев та (җитәкчесе - балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче Рәйханә Степанова) бар иде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Әнвәр «Иң сәләтле малай» номинациясендә җиңүче дип табылды, дип хәбәр итте балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче Рәйханә Степанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев