Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фәрхәт Хөснетдинов ике райондашыбызны «Хезмәт даны» газетасына яздырды

Татарстан Республикасының Конституцион суды рәисе, Кукмара якташлар җәмгыяте җитәкчесе башка төр хәйрия эшендә дә актив катнаша.

Якташыбыз, Татарстан Республикасының Конституцион суды рәисе, Кукмара якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фәрхәт Хөснетдинов «Подписка бүләк ит» акциясенә кушылып, ике райондашыбызны «Хезмәт даны» газетасына яздырды. Игелекле гамәле өчен редакция коллективы аңа олы рәхмәтен белдерә.

Фәрхәт Госман улы башка төр хәйрия эшендә дә актив катнаша. Быел ураза аенда ул «Ярдәм» мәчете оештырган иганәчелек акциясенә кушылып, инвалидларга акчалата ярдәм күрсәткән. Моннан тыш, 50 ланч-бокс  сатып алып, алар янына маска-перчаткалар, юу, антисептик чаралар куеп, Зур Кукмара авылында яшәүче өлкәннәргә тараткан. Шундый ук ярдәм Казанда яшәүче райондашларыбызга да күрсәтелгән. Рудник мәчетенә дә коммуналь түләүләр өчен акчалата ярдәм иткән. Ураза азагында да ул өлкәннәргә 50 ланч-бокс өләшкән.

Кукмара якташлар җәмгыяте актив эшчәнлек алып баруы өчен быел Татарстан районнарының якташлар җәмгыятьләре арасында өченче урынны яулады.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев