Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасының утырышы булды

Чарада катнашучылар Мәчкәрә авылы зиратында булып, анда сакланып калган борынгы ташларны карадылар

Кукмара мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасының республикакүләм күчмә утырышы узды. Чарада катнашучылар Мәчкәрә авылы зиратында булып, анда сакланып калган борынгы ташларны карадылар. Каберстаннарны тәртиптә тоту, ташлардагы язуларны уку һәм реставрация ясау буенча алып барыла торган эшчәнлек белән таныштырдылар. Мәчкәрә зиратында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Коръән укып, зираттагы әрвахлар рухына дога кылды. 

Пленар утырыш Татарстан имам-мөхтәсибләре, аксакаллар шурасы әгъзалары катнашында район Мәдәният йортында булды. Утырышта катнашучыларны район Башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин сәламләде. Ул районның соңгы елларда ирешкән уңышлары белән таныштырды. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каберстаннарны саклауның тарихи хәтерне югалтмау йөзеннән әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Мәчкәрә авылы зираты нигезендә ачык музей оештыру тәкъдиме белән чыкты. Районның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев исә зиратларга дога кылу һәм үлемне искә төшерү нияте белән керүебез турында искәртте. 

Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов башкарылган эшләр буенча нәтиҗәләр ясап, зиратларны теркәү, шулай ук юл салу, чистарту, төзекләндерү буенча зур хезмәт башкарган мөхтәсибәтләрне атады, бөек шәхесләрне барлау һәм алар исемендәге укулар оештыру буенча фикерләрен җиткерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев