Анда 27 хезмәт коллективы катнашыр, дип көтелә
25 марттан “Кешеләргә һәм җиргә ярату белән” дигән халык иҗаты район фестивале старт алды. Анда 27 хезмәт коллективы катнашыр, дип көтелә. Катнашучылар – Кукмара һәм район оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючы төрле һөнәр ияләре. Бу чара май аенда гала-концерт белән төгәлләнәчәк.
Фестивальнең максаты гади: көндәлек хезмәте сәнгать өлкәсеннән ерак булган хезмәткәрләргә үзләренең иҗадый сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеген булдыру.
11 апрельдә әлеге фестиваль кысаларында киез итек-киез комбинаты, Кукмара элеваторы, яшьләр эшләре һәм спорт буенча идарә хезмәткәрләре чыгыш ясады.
фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев