Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Бер очрашу - үзе бер гомер

Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” иҗат берләшмәсе белән Мәмәшир авылының “Нур” клубына йөрүчеләрнең очрашуы булды.

“Салават күпере” клубы якташ язучыларыбыз иҗатын башкаларга таныту, аралашу, фикерләшү өчен тыныч, иҗади тирәлек булдыру өстендә эшли. Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия апа Габдуллина инициативасы белән оешкан “Нур” клубына да авылның актив, талантлы, сәнгатькә гашыйк, китап укырга яратучы өлкән буын вәкилләре йөри.

Әлеге ике иҗади берләшмәнең очрашуы да бик җанлы, җылы булды. Гомумән, ул матур, истә калырлык мизгелләргә бай иде. Биредә татар моңнары яңгырады, шигырьләр укылды.

Кунаклар, бик кызыксынып, “Салават күпере”нең эшчәнлеге белән таныштылар, берләшмә әгъзаларының чыгышларын тыңладылар. Мәмәширдән килгән Харис абый Хәлиуллинның тальян гармунда татар халык көйләрен башкаруы, Дамира апа Гәрәеваның үзе баянда уйнап, бик моңлы итеп җырлавы бәйрәмебезне тагын да ямьләндерде. “Нур” клубына йөрүчеләр арасында матур шигырьләр иҗат итүче Миңсылу апа Хисамиева да бар иде. Шигырьләрне үзем өчен, күңелгә илһам килгәндә генә язам, дисә дә, аның әсәрләре йөрәкләргә үтеп керә, хисләндерә, уйландыра. Нурания апа Шакирова да үзенең төрле яктан талантлы ханым икәнен күрсәтте. Ул безгә Клара Булатованың шигырен сөйләп кенә калмады, Илгиз Зариповның баянына кушылып, моңлы итеп җырлап та бирде. Фирдания апа Кәримуллинаның җырлавын да очрашуга килүчеләр яратып кабул итте.

Бәйрәмебезнең икенче өлеше татар халык ризыкларыннан әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.

Лилия САТТАРОВА, үзәк китапханә хезмәткәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев