Быел кыш нинди булачак?
Соңгы яңалыклар

Быел кыш нинди булачак?

Илнең бөтен территориясендә ярты ел дәвамындагы салкын вакыт — октябрьдән мартка кадәр — уртача күпьеллык күрсәткечләр тирәсендә яки алардан югарырак булыр дип фаразлана

Татарстан синоптиклары, Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына нигезләнеп, киләсе кышка фараз бирде. Мәгълүмат оешма сайтында урнаштырылган.

Илнең бөтен территориясендә ярты ел дәвамындагы салкын вакыт — октябрьдән мартка кадәр — уртача күпьеллык күрсәткечләр тирәсендә яки алардан югарырак булыр дип фаразлана. Бу хакта тулаем алганда, 67 — 69 процент чынга ашу ихтималы белән, белгечләр тарафыннан эшләнгән климатик мәгълүматтан билгеле булды.

Татарстанда шулай ук температураларның көтелмәгән сикереше көтелми: синоптиклар бу чор дәвамында температура фоны нормага якын булачак, дип саный.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев