Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Быел «Халык контроле» системасында 40 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән

Территорияләрне ямьләндерү, юллар торышы – «Халык контроле» системасында иң актив категорияләр.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында территорияне ямьләндерү, юллар «Халык контроле» системасында иң актив категорияләр булган. Бу хакта Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов әйтте, дип яза «Татар-информ».

Территорияне ямьләндерү буенча мөрәҗәгатьләр 21 тапкыр арткан, шулай ук, муниципаль юлларны карап тоту, төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру популяр ачык категорияләр санала. Аларга теркәлгән мөрәҗәгатьләрне һәркем күрә. Ябык категорияләрдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, коронавирус таралуны кисәтү юнәлешендәге гаризалар өстенлек итә.

«39 меңгә якын хәбәр һәм аларга 27 мең комментарий. Гражданнар бер-берсенең мөрәҗәгатьләрен 79 мең тапкыр хуплаган», — диде министр урынбасары Радик Гыйсмәтов. «Халык контроле» системасында бу елның беренче яртыеллыгында 40 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән.

Көн саен «Халык контроле» системасына 2902лап мөрәҗәгать килә. Дөрес итеп җибәрелмәгән өчен, аларның якынча 36 процентын модераторлар җиренә җиткереп эшләп бетерү өчен кире кулланучыга җибәрә.

Мөрәҗәгатьләрнең 60 процентын хатын-кызлар юллавы мәгълүм.
 

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев