Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

34 яшьлек кукмаралының банк картасы счетыннан акча урлаганнар

Мошенник барлыгы 31 мең сум акчасын үзләштергән.

Банк карталарыннан файдаланып акча урлаучы мошенниклар турында газетабыз битләрендә язылып торса да, районыбыз кешеләре арасында элеккечә аларның кармагына эләгүчеләр бар.

 

Май башында район эчке эшләр бүлегенә 34 яшьлек кукмаралы банк картасы счетыннан акча урлануы турында  гариза белән мөрәҗәгать итте. Хезмәткәрләр шуны ачыкладылар: Кукмарада яшәүче хатын-кыз ике көн элек урамнарның берсендә банк картасы тапкан. Аны законлы хуҗасына тапшыру өчен социаль челтәрләрнең бер төркемендә картаның “йөз” ягы белән фотосын урнаштырган. Күпмедер вакыттан соң аңа билгесез хатыннан хәбәр килгән. Ул бу картаның туганыныкы икәнен, ә картаның хәзерге вакытта блокировкаланган булуын, блокировканы алдыртыр өчен картаның икенче ягындагы тикшерү коды кирәк булуын язган. Кукмаралы хатын-кыз, алданып, аңа кодны җибәргән. Берничә минуттан соң билгесез зат банк картасыннан акчаларның бер өлешен салдыра. Картаның законлы иясе банк картасын югалтуы хакында белмәгән дә. Тормыш иптәшенең абонент номерына карта счетыннан акчалар алынуы турында смс-хәбәрләр килә башлагач кына белгән. Мошенник барлыгы 31 мең сум акчасын үзләштергән. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан шикләнүчене эзләү буенча оператив чаралар үткәрелә.

 

Исегезгә төшерәбез: банк картасы тапкансыз икән, аның хуҗасына ярдәм итүнең иң яхшы ысулы: картаны берничә кисәккә ертып, төрле чүп савытларына ташлау. Беркайчан да картаның иясен мөстәкыйль рәвештә эзләү һәм кулына тапшыру кирәкми. Банк картасы югалдымы, аннан инде файдаланырга ярамый. Картаның икенче ягында банкның телефон номеры күрсәтелгән. Карта тапкансыз икән, бу хакта әлеге номерга шалтыратып әйтегез.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk