Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Украинадагы махсус хәрби операция барышында гомере өзелгән ефрейтор Олег Кирилловны соңгы юлга озаттылар

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Олег Кириллов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Бүген Югары Чура җирлегендә Украинадагы махсус хәрби операция барышында гомере өзелгән якташыбыз, Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләре Идел буе округының махсус билгеләнештәге взводының штурм бүлекчәсендә хезмәт иткән өлкән утчы-химик, ефрейтор Кириллов Олег Анатольевичны соңгы юлга озаттылар.

Ватан сагында башын салган 27 яшьлек якташыбызның әтисе чыгышы белән Түбән Чура авылыннан, ә әнисе - Югары Чура авылы кызы. Алар гаиләләре белән күрше Теләче районының Олы Саурыш авылында барып төпләнгәннәр. Олегның балачагы әти-әнисенең туган яклары - Югары Чура җирлегендә узган. Ә егет үзе тормыш корып, хатыны Екатерина Валерьевна һәм кечкенә сабыйлары Алена белән Питрәч районының Көек авылында гомер иткән.

«Әти-әнисе Анатолий белән Римма безнең яхшы танышларыбыз, һәрвакыт аралашып, дус-тату гомер иттек. Алар гаиләләре белән бу якларга кайтып урнашканчы Оренбург өлкәсендә яшәделәр. Минем ирем дә шунда эшләде. Шул вакыттан бирле аралары бик якын. Олегны да кечкенә вакытларыннан ук беләм, алар төпчек улым белән яшьтәшләр. Һәрвакыт безгә килә иде. Бик төпле акыллы, тәртипле булды. Үземнең дә өч улым бар, мондый олы хәсрәтне күтәрергә әти-әнисенә, якыннарына Ходай сабырлык бирсен», - диде Галина Иванова.

Якташыбызны Югары Чура авылы зиратына җирләделәр. Аны озатырга, якыннарының кайгысын уртаклашырга бик күп халык җыелган иде. Барысы да егетне бары тик яхшы яктан гына искә алдылар. «Бик ачык күңелле, аралашучан, бөтен кешегә ярдәмгә ашыга торган әйбәт кеше иде ул безнең», - диде Сабадан килгән ике туган сеңлесе.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Олег Кириллов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вечная Память Олегу !!!

    erid: 2VtzqxWHLUk