Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Татавтодор” җәмгыяте җитәкчелеге элеккеге хезмәткәрләре Тимерхан Әхмәдиевны 80 яшьлек юбилее белән котлады

Тимерхан Әхмәдиев предприятиегә 1986 елда килде, 2000 елда лаеклы ялга чыкты

“Татавтодор” җәмгыяте җитәкчелеге лаеклы ялда булган элеккеге хезмәткәрләре Тимерхан Әхмәдиевны 80 яшьлек юбилее белән котлады. “Татавтодор” җәмгыятенең Саба филиалы директоры Марат Гарипов, “Кукмара” юл төзү-ремонтлау участогы начальнигы Илшат Вилданов, җитештерү бүлеге начальнигы урынбасары Александр Герасимовлар Тимерхан Әхмәтҗан улына күпьеллык намуслы хезмәте, һөнәри осталыгы һәм үз эшенә тугрылыгы өчен рәхмәт белдереп, котлау открыткасы һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырдылар.

Туган көн иясе үзе дә кунакларны күтәренке кәеф белән каршылады. Ул өлкән яшьтә булуына карамастан, актив яшәү рәвеше алып бара, спорт белән кызыксына, “Татавтодор”да эшләгән елларын да җылы итеп искә алды.

 

"Тату яшәдек һәм эшләдек. Предприятиегә 1986 елда килдем, 2000 елда лаеклы ялга чыктым. Электрчы, бетон цехында оператор булып хезмәт куйдым. Эш ике сменада оештырылган иде. Кайбер хезмәттәшләр белән әле дә аралашабыз. Предприятие өчен сыйфат һәрвакыт беренче урында булды, аның әле дә шушы дәрәҗәне саклавы сөендерә, - диде юбиляр.

Тимерхан абый тормыш иптәше Мөршидә апа белән бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә оныклар сөяләр.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk