Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада балалар мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган папкалар кабул итеп алды

Канцелярия товарлары физик мөмкинлекләре чикләнгән барлыгы 22 балага тапшырылачак

Бүген 13 инвалид бала яңа уку елы өчен мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган папкалар кабул итеп алды. Канцеляр товарларын тапшыру тантанасы Кукмара районының “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә узды. Биредә эшләүче белгечләр залда чын бәйрәм мохите тудырырга тырышкан: сабыйлар өчен концерт һәм уеннар оештырганнар.

Быел канцелярия товарлары барлыгы 22 инвалид балага тапшырылачак икән. Бу эштә күзәтчелек советы әгъзаларының ярдәме зур булган.
“Шәфкать”тә дәваланучы 7 яшьлек Рияз Иблияминов белән аралаштык. Бу уку елында ул урта мәктәпнең беренче сыйныфына бара. Әлеге үзәктә аңа игътибарлы, игелекле тәрбиячеләр ошый. Рияз монда массажга йөри, логопед белән шөгыльләнә.

- Тернәкләндерү үзәгендә һәрчак якты һәм уңайлы. Кеше хәлен аңлаучы, яхшы күңелле хезмәткәрләр эшли. Чөнки сәламәтлеге какшаган кечкенәләргә әз генә булса да игътибар кирәк бит. Бүгенге бәйрәм бик күңелле үтте. Мондый чаралар һәрдаим оештырылсын иде, - дип сөйләде Риязның әнисе Рәзинә.

Булачак мәктәп укучыларын район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге директоры Роза Фазлыева котлады. Алар балаларга нык сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде.
Соңыннан малай һәм кызлар зур кызыксыну белән бүләк итеп тапшырылган папкалары белән таныштылар һәм яхшы билгеләргә генә укырга сүз бирделәр.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X