Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Янил урта мәктәбенең “Алтын каләм” түгәрәгенә йөрүче укучыларның иҗаты

Әнием Кечкенәдән мина терәк булды Әниемнең назлы куллары. Кашык тотып тәмләп ашарга да, Әниемнең кулы булышты. Барлык көчен безгә бирәдер ул, Барлык назын безгә җиткерә, Нинди генә ярышларда катнашсак та Безнең өчен бик тә сөенә. Әнием! Күпме көйләр көйләп утыргансың, "Йоклый гына күр, кызым минем", - дип. Озын юлга чыгып...

Әнием
Кечкенәдән мина терәк булды
Әниемнең назлы куллары.
Кашык тотып тәмләп ашарга да,
Әниемнең кулы булышты.
Барлык көчен безгә бирәдер ул,
Барлык назын безгә җиткерә,
Нинди генә ярышларда катнашсак та
Безнең өчен бик тә сөенә.

Әнием!
Күпме көйләр көйләп утыргансың,
"Йоклый гына күр, кызым минем", - дип.
Озын юлга чыгып киткән чакта
Озатып калдың "Хәерле юллар!" - дип.
Тәмле ризыклар белән
Мине һәрчак сыйлап торасың:
Өчпочмаклар, бәлеш, гөбәдия,
Тортын капсаң, телеңне йотасың.
Сиңа барып җитсен минем сүзем
Рәхмәт, әни, барысы өчен дә,
Әти белән тигезлектә генә
Бирсен Ходай сиңа яшәргә!
Рәфия ӘХМӘТҖАНОВА, 7 сыйныф

Әнием

Минем әнием Гөлназ,
Гел өләшеп тора наз,
Аның эше бик күп булса да,
Барысына өлгерә.
Уңган һәм бик тә тырыш.
Якты йөзле, шат күңелле,
Барыбызны ярата.
Без дә аны яратабыз,
Рәхмәтлебез без сина!
Динәрә ГАЙНЕТДИНОВА, 6 сыйныф

Минем әнием

Минем әни бик уңган,
Бар эшкә дә бик булган,
Бәйли оек, бияләй,
Бик тырыш минем әнкәй!

Тәмле ашлар пешерә,
Матур гөлләр үстерә
Өебез һәрчак ямьле
Әни өйдә булганда.
Әнине мин бик яратам,
Әни өчен җан атам,
Мәктәптән сагынып кайтам,
Бишлеләр алып кайтам.
Битемнән үбеп: "Сабыем",-дип
Иртән уята әнкәй.
Рәхмәт сиңа, рәхәт яшә
Кадерлем минем әнкәй!
Гүзәл ШАКИРОВА, 4 сыйныф

Әнием

Кем мине тудырган?
Кем мине үстергән?
Яратып яшәгән
Син минем әнием.
Әнием син минем
Иң булган,
Иң матур
Кешем син минем.
Мин сиңа гомергә
Бурычлы әнием,
Син минем кадерле
Бердәнбер әнием!
Гөлия БИКБУЛАТОВА, 5 сыйныф

Минем әни

Мин әнине бик яратам
Хөрмәт итәм һәрвакыт
Чөнки минем әнием
Бик уңган һәм бик булган.
Әни безгә тәмле итеп
Өчпочмаклар пешерә,
Бәлешләрен, коймакларын
Фотога да төшерә.
Минем әни бик ярта
"Современный" булырга
Концерт, фильм, спектакль
Бик ярата карарга.
Алия ШӘРӘФЕТДИНОВА, 6 сыйныф

Көзнең матурлыгы

Көзнең бар яменә чумып,
Сокланамын мин күккә.
Алтын яфрак яуган сыман,
Яфраклар ява җиргә.
Аңыма килә алмыйча
Мин й өзәмен диңгездә.
Әй йөзәмен, әй йөзәмен
Әкияти мизгелдә!
Шушы ямьле хозурлыкны
Гел күрәселәр килә,
Ләкин көз айлары елга,
Бер генә булып килә.
Алия СӨЛӘЙМАНОВА, 8 сыйныф

Әни
Ана - ул дөньяда иң бөек кеше. Бу сүздә күпме мәгънә. Әнием минем иң якын, иң яраткан кешем, сердәшчем, эштә үрнәгем. Минем әнием - иң матур, иң яхшы, иң ягымлы әни. Әйе, һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын. Алар безне төн йокыларын йокламыйча, ару-талуларына карамыйча, бишектә тирбәтеп йоклатканнар, бишек җырлары җырлаганнар, тәрбияләп үстергәннәр һәм без әти-әниебезгә бурычлы.
Аналар-бөек затлар. Кеше анасын онытмаска, аны хөрмәт итәргә тиеш. Аналарның кадерен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк. Без әниләргә беркайчан да кайгы, сагыш күрсәтергә тиеш түгел. Бар теләгем: әниләребез тыныч, рәхәт тормышта яшәсеннәр иде.

Эльвина ГРИГОРЬЕВА, 7 сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk