Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кәҗәләнеп тормыш бармас (шигырь)

Менә Кәҗә елы да Артка чигенеп калды. Нихәтле кәҗәләнсә дә, Маймыл өстенлек алды. Әйдәгез әле, дусларым, Бераз фәлсәфә сатыйк. Шушы кәҗә елына Кабат әйләнеп кайтыйк. Кемнәр нинди кәҗәлекләр Эшләде бу елларда? Нинди мөгезләр чыгарып Йөрдегез сез юлларда? Эшкә соңга калдыгызмы, Кәҗә күк киреләнеп? Диван кочаклап яттыгызмы, Уйланып-икеләнеп? Иртәгә эшләрмен, диеп...

Менә Кәҗә елы да

Артка чигенеп калды.

Нихәтле кәҗәләнсә дә,

Маймыл өстенлек алды.

Әйдәгез әле, дусларым,

Бераз фәлсәфә сатыйк.

Шушы кәҗә елына

Кабат әйләнеп кайтыйк.

Кемнәр нинди кәҗәлекләр

Эшләде бу елларда?

Нинди мөгезләр чыгарып

Йөрдегез сез юлларда?

Эшкә соңга калдыгызмы,

Кәҗә күк киреләнеп?

Диван кочаклап яттыгызмы,

Уйланып-икеләнеп?

Иртәгә эшләрмен, диеп

Бүгенге эш калдымы?

Ялкаулыгың шулай итеп,

Өстенлекне алдымы?

Иртәгә ашармын, диеп

Калдырдыңмы ашыңны?

Иртән салкын аш ашагач,

Кашыдыңмы башыңны?

Керле күлмәгең өстеннән

Яңаларын кидеңме?

Күренми бит каралганы,

Чиста булды, дидеңме?

Кәҗәләнсәң дә нихәтле,

Ул эшләр бит үзеңә.

Анда-монда өелеп яткач,

Күренә бит күзеңә.

Өстери һәм тарта торгач,

Кәҗә дә алга бара.

Шушы яшәү тормышыңны

Син үзең читтән кара.

Калдырыйк ул гадәтләрне

Үткән Кәҗә елында.

Маймыл елын үткәрик без,

Матур итеп быел да.

Мәсхүдә ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk