Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Җиләк җыю кыйссасы

Көннәр эссе торган чакта, Бөркү булган кичләрдә, Җыелдык та дуслар белән Менеп киттек җиләккә. Мендек, карыйбыз - җиләк, Читтәрәк тагын җиләк. Ятабыз урман битендә, Җыеп чиләккә җиләк. Без менгәндә бишәү идек, Бишебез - асыл егет. Бишебез дә өйләнгәнбез, Хатынлы бөтен егет. Җиләк белән тулды чиләк, Тулды икенчесе дә. Өченчесе, дүртенчесе......

Көннәр эссе торган чакта,

Бөркү булган кичләрдә,

Җыелдык та дуслар белән

Менеп киттек җиләккә.

Мендек, карыйбыз - җиләк,

Читтәрәк тагын җиләк.

Ятабыз урман битендә,

Җыеп чиләккә җиләк.

Без менгәндә бишәү идек,

Бишебез - асыл егет.

Бишебез дә өйләнгәнбез,

Хатынлы бөтен егет.

Җиләк белән тулды чиләк,

Тулды икенчесе дә.

Өченчесе, дүртенчесе...

Ә кайда бишенчесе?!

Киттек бергә тау битеннән

Бишенче дусны эзләп.

Кычкырабыз: "Әй, син кайда?"

Тик ишетелми җавап.

Эзли торгач килеп чыктык,

Тау битендә аланга.

Өйгә ошаган корамат

Нәкъ алан уртасында.

Килдек, ачабыз ишекне,

Һәм ни күзләребез күрсен

Иптәшебез утыра сөйләп

Урманчыга үз хәлен.

Өстәл тулган җиләк-җимеш,

Нинди кирәк - ал да кап!

Хәмер-нәләт тә бар бит монда,

Дустыбыз "пешкән коймак".

Егетләр, ди хуҗа кеше,

Куегыз чиләкләрне.

Утырыгыз безнең янга,

Сөйләшикче бу мәлне.

Майонезның чиләкләрен

Тезеп куйдык киштәгә.

Тезелешеп утырдык без

Түгәрәк өстәлләргә.

Сөйләшүләр китте безнең,

Бер-береңнән арттырып,

Тормышның барлык якларын

Чыктык без капшап-салып.

Алтынчы шешәне бушатып,

Кайтабыз, дигән чакта.

Урманчы дус әйтеп куйды:

Күчтәнәч бар ла сезгә.

Калдырыгыз майонезның

Чиләкләрен сез монда.

Күрсәтәм чын җиләкне дип,

Алып чыгып китте тышка.

Келәткә ошаган ишекне ачып,

Җибәрүләре булды,

Артыбызга утыра яздык,

Күреп андагы хәлне.

Чем кызылдыр барлык җиләк,

Унышар литр һәрбер чиләк.

Өләште һәммәбезгә,

Чем тулы, матур бүләк.

Кызмач булсак та хатыннар

Аны-моны әйтмәде.

Мөлдерәмә тулган чиләк,

Өстәде өйгә ямьне.

Китте шуннан атна саен

Җиләккә йөрүләре.

Менәбез дә алып кайтабыз

Чиләк-чиләк җиләкне.

Егетләр белән сөйләшеп,

Көтеп калдык көзләрне.

Гөмбәнең дә охшап тора

Бик күп булырга җае.

БАРД

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=729.Rq7da-N6y1vnLrLHytGzXnXaI2cGJb-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk