Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Галим, табиб, әбекәй! (шигырь)

Бер заманны безнең илгә, Либераллар баш булган, Илсөярләр баш имәгән, Игене ишеп уңган. Ил рулендә - либераллар, Баш игән генераллар, "Томанлы" якка күз салып, Уңга, сулга борганнар. Диплом сату ачкан чират, Солдаттан качкан ир- ат, Акча - түрдә, вөҗдан - гүрдә, Чәчәккә тулган зират. Базарларда - мөгәллимә, Галим, табиб, әбекәй...

Бер заманны безнең илгә,

Либераллар баш булган,

Илсөярләр баш имәгән,

Игене ишеп уңган.

Ил рулендә - либераллар,

Баш игән генераллар,

"Томанлы" якка күз салып,

Уңга, сулга борганнар.

Диплом сату ачкан чират,

Солдаттан качкан ир- ат,

Акча - түрдә, вөҗдан - гүрдә,

Чәчәккә тулган зират.

Базарларда - мөгәллимә,

Галим, табиб, әбекәй ,

Алып- сатып дөнья куган,

Мәшhүр, мәхлук hәм мәчкәй.

Әҗәт түзгән, халык төзгән

Казан, Сочи, метро, юл,

Урлаучыларга да җиткән,

Кыска гына менә шул.

Таһир ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ташлы-Елга.

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk