Шигърият рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яралы кошлар кебек (шигъри мизгел)
Сызлана үләннәр дә, Табигать мәрхәмәтле, Кадерен белгәннәргә. Матурлыклар кипмәсен, Урманда, болыннарда. Барча тереклек калсын Киләчәк буыннарга. З.Минһаҗева.
-
Булачак рәссам (шигъри мизгел)
Рәсем ясый Салават Бар дөньясын онытып. Янында әбисе тора, Чәйле чынаяк тотып. Салават күрми дә аны, Бар фикере кәгазьдә. Табигатьне сурәтли ул- Бар ел фасылларын да. Башта кышны ясап куйды Ап-ак карлары белән. Аннан соң җәйгә күчте ул Тәмле җиләкләр белән. Еллар үтәр, үсеп җитәр, Бик күп рәсем ясалыр. Хыяллары...
-
Җәйнең матурлыгы - чәчәкләр
Табигатьнең иң-иң гүзәл чагы, Ап-ак чәчкә аткан шомыртлар. Сиреньнәр дә күмелә чәчкәләргә, Бала чыгаралар кош-кортлар. Сандугачлар сайрый таллыкларда, Һаваларда - тургай моңнары. Болыннарда колынкайлар чаба, Чыгардылар кырга малларны. Тракторлар гөрли басуларда, Язгы чәчү бетү ягында. Утыртылып бетсә бәрәңгеләр, Сабантуйлар килер тагын да. Авыл кешесенең ел буена Эше бетми аның һичкайчан....
-
Язгы моң (шигъри мизгел)
Тузганаклар сары чәчәк атса, Күңелләрне сагыш-моң баса. Нигә икән ансын әйтә алмыйм... Яз җиткән бит җирдә, ләбаса. Сары төс ул - сары сагыш, диләр, Дөрес әйтелгәндер, мөгаен. Ул көннәрдә гел моңаеп йөрим, Язда да бар икән бит моң ае. Озак тормый, ләкин сары чәчкә Ак тузганак булып оча ул. Моңсулык...
-
Туган көн (шигъри мизгел)
Мин яратам туган көнне, Барыбыз көтә аны. Җыелышып, күмәкләшеп, Кунакка килә бары. Туган көндә бөтенесе Бүләкләр алып килә. Акча бүләк итсәләр, Керә дә чыгып китә. Туган көндә рәхәтләнеп Сыйланасың тәмлене. Ә кунаклар киткәннән соң Карыйсың бүләкләрне. Язын, мартның унысында, Дөньяга килгән көнем. Миннән дә бәхетлесе юк, Сөенәм шуның өчен. Һәрберебез...
-
Җиңү алып килде яз
Җитмеш ике ел элек. Җиңеп кайтты фронтовиклар Дан-шөһрәткә күмелеп. Ялтырый орден-медальләре Май кояшы нурында. Ник берсеннән хәбәр булсын Минем әти турында. Яу киткәндә әти безне Кысып кочаклап сөйгән. Озакламыйча кайтырмын, Көтегез мине, дигән. Кайтмадың, әти, күп еллар, Сине өзелеп көтсәк тә. Таң җиле хәбәр итмәде Синең хакта бернәрсә. Әни күңеле...
-
Әтине сагыну (шигъри мизгел)
Киткән чакта, әткәй, иркәләдең, Сыйпадың һәм кочтың куеныңа. Ышандырдың: "Тиздән кайтырмын", - дип, Җиңеп кайту булган уеңда. Без дә сине исән кайтырсың дип, Тәрәзәдән күпме бакмадык. Күпме генә өзелеп сагынсак та, Юкка гына булды, кайтмадың. Көн дә синнән яхшы хәбәр көттек, Ничек икән диеп хәлләре? Безнең генә түгел, әнкәйнең дә...
-
Уйлар... уйлар
Мин кем дип уйланам мин һаман, Ни өчен килгәнмен дөньяга?! Узып барышыммы, соңгы тукталышмы, Барыр юлым әле кайларга?! Башларымда ни кадәрле уйлар - Мәңгелектә юллар бик чикле. Шул юлларны ничек узыйм икән. Дөнья кумый гына, интекми?! Кичләр җиткәч, йоклый алмый ятам, Гел изгелек килә эшлисе. Иртән торсаң, бар да кирле-мырлы,...
-
Бүген, әнкәй, сине төштә күрдем
Бүген, әнкәй, сине төштә күрдем, Яран гөле иде кулыңда. Килче, балам, тыңла, балам, дидең, Алларыма гөлне куйдың да. Бер чәчәге аның - синең гаиләң, Калганнары - дуслар, туганнар. Ялгыз чәчәк озак яши алмас, Гөлдәй булыр бергә булганнар! Аңла, бала, бергә бердәм булып Яшәүләргә берни җитмәсен. Арагызга дошман сүзе кереп, Чүп...
-
Рәнҗетмә эле күңелне
Сары бөдрә чәчләреңне Җил тарата түгелме? Усал караш, ямьсез сүзләр Рәнҗетәләр күңелне. Усал итеп карама әле, Төксе итеп эндәшмә. Майлар булып ятсын сүзең, Матур итеп эндәш тә. Тәмле сүз - җан азыгы ул, Матурлык - дөнья яме. Матур итеп яшик әле, Дөньялар булсын ямьле!
-
Аккошларым (шигьрият)
Аккошларым очты еракларга, Каурыйлары калды коелып. Аккошларын озаткан зәңгәр күл дә Тып-тын булып калды боегып. Кайтыгыз сез кабат, аккошларым, Камышлы күл көтәр сагынып. Сез кайтырсыз туып-үскән якка, Каңгылдашып канат кагынып. Аккошларым очты җылы якка, Алар кайта кабат яз җиткәч. Безнең гомер шулай узып китә... Кире кайта алмый бер киткәч.
-
Өйрән, улым, сөйләш татарча (шигъри мизгел)
(Татарстаннан читтә яшәүче оныгыма) Бер сүз әйтсәм үзебезнең телдә Аңламыйча карап торасың. Туган телне өйрәнергә кирәк, Син бит, улым, татар баласы. "Тәфтиләү"не, "Әллүки"не сиңа Ничек аңлатыйм соң башкача? Татар теле - безнең үз телебез, Өйрән, улым, сөйләш татарча. "Татар телен белү кирәк түгел, Яшим, дисең, сездән мин читтә". Кайда яшәсәң...
-
Ничек туа шигырь, диләр (шигърият)
-Шигырь ничек туа? - диләр. -Мин аны белмим, - димен, - Һәр туган көнгә куанып, Сокланып йөрим, - димен. Кайдан килә икән шигырь? Һич тә аңламыйм үзем. Шигырь туа күңелемдә, Гүзәллек күрсә күзем. Кар булып яудымы икән, Яңгыр булып тамдымы? Төньяк балкышлары булып, Күңелемдә калдымы? Авылым урамнарыннан, Йомшак җил булып...
-
Кукмараның үзәк урамы
Баскычлардан йөгереп менәр идем... Вокзал һаман балкып торамы? Бормалымы, якты елга кебек, Кукмараның үзәк урамы? Җәяүлеләр салган сукмаклардан Үрелмәгән юллар буламы? Авыл юлларының толымы ул Кукмараның үзәк урамы. Алып китте дулап, адаштырды Вакыйгалар, еллар бураны. Күпме юллар белән тоташтырды Кукмараның үзәк урамы. Баскычлардан йөгереп төшкән идем, Язмышыма сагыш юрамый. Сыйпап...
-
Табыш (шигъри мизгел)
Әллә кая китте әле илһам, Көндез түгел, төнен дә килми. Аннан башка көннәр моңсу үтә, Кайдан эзләп табыйм, һич белмим. Су буйларын бер әйләнеп кайттым, Таллар арасыннан эзләдем. Ашаудан да калдым, хәлләрем юк, Саргаеп ла бара йөзләрем. Әй, илһамым, илһам, илһамкаем, Кая китеп син соң югалдың? Хыяллар күп иде башкаемда,...