Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Җиңү алып килде яз

Җитмеш ике ел элек. Җиңеп кайтты фронтовиклар Дан-шөһрәткә күмелеп. Ялтырый орден-медальләре Май кояшы нурында. Ник берсеннән хәбәр булсын Минем әти турында. Яу киткәндә әти безне Кысып кочаклап сөйгән. Озакламыйча кайтырмын, Көтегез мине, дигән. Кайтмадың, әти, күп еллар, Сине өзелеп көтсәк тә. Таң җиле хәбәр итмәде Синең хакта бернәрсә. Әни күңеле...

Җитмеш ике ел элек.

Җиңеп кайтты фронтовиклар

Дан-шөһрәткә күмелеп.

Ялтырый орден-медальләре

Май кояшы нурында.

Ник берсеннән хәбәр булсын

Минем әти турында.

Яу киткәндә әти безне

Кысып кочаклап сөйгән.

Озакламыйча кайтырмын,

Көтегез мине, дигән.

Кайтмадың, әти, күп еллар,

Сине өзелеп көтсәк тә.

Таң җиле хәбәр итмәде

Синең хакта бернәрсә.

Әни күңеле ышанмады,

Гомере буе көтте.

Агач аякта булса да

Кайтыр дип өмет итте.

Синнән башка тормыш юлын

Ничекләр без үтәрбез?

Бу афәтле сугыштан соң

Ничек гомер итәрбез?

Бергә яшәргә язмагач,

Безнең тормыш кителде.

Йөрәк сыкрап, яшьләр түгеп,

Авыр еллар үтелде.

Бер без түгел ил белән дип,

Тешне кысып түзелде.

Тыштан сизелмәсә дә,

Үзәгебез өзелде.

Гомер буе "әти" сүзен

Әйтә алмаган балалар.

Әтиле яшьтәшләренә

Кызыгып карадылар.

Сине көтеп үтеп киткән

Җитмеш ике ел гомер.

Ул елларның михнәтләрен

Һич онытырлык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев