Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бүген, әнкәй, сине төштә күрдем

Бүген, әнкәй, сине төштә күрдем, Яран гөле иде кулыңда. Килче, балам, тыңла, балам, дидең, Алларыма гөлне куйдың да. Бер чәчәге аның - синең гаиләң, Калганнары - дуслар, туганнар. Ялгыз чәчәк озак яши алмас, Гөлдәй булыр бергә булганнар! Аңла, бала, бергә бердәм булып Яшәүләргә берни җитмәсен. Арагызга дошман сүзе кереп, Чүп...

Бүген, әнкәй, сине төштә күрдем,

Яран гөле иде кулыңда.

Килче, балам, тыңла, балам, дидең,

Алларыма гөлне куйдың да.

Бер чәчәге аның - синең гаиләң,

Калганнары - дуслар, туганнар.

Ялгыз чәчәк озак яши алмас,

Гөлдәй булыр бергә булганнар!

Аңла, бала, бергә бердәм булып

Яшәүләргә берни җитмәсен.

Арагызга дошман сүзе кереп,

Чүп үләне булып үсмәсен.

Куанычы уртак бәхет булсын,

Авырлыгын бергә үтегез.

Тормыш юлын һәркем сокланырдай,

Шау чәчәкле гөлдәй итегез!

Таң алдыннан китеп югалсаң да,

Югалса да, әнкәй, гөлең дә,

Зур ышаныч белән әйтә алам,

Сүзең калыр күңел түрендә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев