Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Туган көн (шигъри мизгел)

Мин яратам туган көнне, Барыбыз көтә аны. Җыелышып, күмәкләшеп, Кунакка килә бары. Туган көндә бөтенесе Бүләкләр алып килә. Акча бүләк итсәләр, Керә дә чыгып китә. Туган көндә рәхәтләнеп Сыйланасың тәмлене. Ә кунаклар киткәннән соң Карыйсың бүләкләрне. Язын, мартның унысында, Дөньяга килгән көнем. Миннән дә бәхетлесе юк, Сөенәм шуның өчен. Һәрберебез...

Мин яратам туган көнне,

Барыбыз көтә аны.

Җыелышып, күмәкләшеп,

Кунакка килә бары.

Туган көндә бөтенесе

Бүләкләр алып килә.

Акча бүләк итсәләр,

Керә дә чыгып китә.

Туган көндә рәхәтләнеп

Сыйланасың тәмлене.

Ә кунаклар киткәннән соң

Карыйсың бүләкләрне.

Язын, мартның унысында,

Дөньяга килгән көнем.

Миннән дә бәхетлесе юк,

Сөенәм шуның өчен.

Һәрберебез туган көнен

Зарыгып көтеп торсын.

Барчабызга бу изге көн

Гел сөенеч китерсен.

Айгөл ХӘБИБРАХМАНОВА, Олыяз мәктәбенең 5 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев