Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ничек туа шигырь, диләр (шигърият)

-Шигырь ничек туа? - диләр. -Мин аны белмим, - димен, - Һәр туган көнгә куанып, Сокланып йөрим, - димен. Кайдан килә икән шигырь? Һич тә аңламыйм үзем. Шигырь туа күңелемдә, Гүзәллек күрсә күзем. Кар булып яудымы икән, Яңгыр булып тамдымы? Төньяк балкышлары булып, Күңелемдә калдымы? Авылым урамнарыннан, Йомшак җил булып...

-Шигырь ничек туа? - диләр.

-Мин аны белмим, - димен, -

Һәр туган көнгә куанып,

Сокланып йөрим, - димен.

Кайдан килә икән шигырь?

Һич тә аңламыйм үзем.

Шигырь туа күңелемдә,

Гүзәллек күрсә күзем.

Кар булып яудымы икән,

Яңгыр булып тамдымы?

Төньяк балкышлары булып,

Күңелемдә калдымы?

Авылым урамнарыннан,

Йомшак җил булып исеп,

Күңелемә кереп тулды,

Чәчемнән сыйпап үтеп.

Салкын чишмә суы булып,

Күңелемне сугарды.

Сандугачтай өзеп-өзеп,

Таң атканда җырлады.

Кайда йөрсәм, шигырь күрәм,

Күңелем тулгангадыр,

Туган төбәкнең һәр җире

Оҗмахтай булгангадыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев