Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Җәйнең матурлыгы - чәчәкләр

Табигатьнең иң-иң гүзәл чагы, Ап-ак чәчкә аткан шомыртлар. Сиреньнәр дә күмелә чәчкәләргә, Бала чыгаралар кош-кортлар. Сандугачлар сайрый таллыкларда, Һаваларда - тургай моңнары. Болыннарда колынкайлар чаба, Чыгардылар кырга малларны. Тракторлар гөрли басуларда, Язгы чәчү бетү ягында. Утыртылып бетсә бәрәңгеләр, Сабантуйлар килер тагын да. Авыл кешесенең ел буена Эше бетми аның һичкайчан....

Табигатьнең иң-иң гүзәл чагы,

Ап-ак чәчкә аткан шомыртлар.

Сиреньнәр дә күмелә чәчкәләргә,

Бала чыгаралар кош-кортлар.

Сандугачлар сайрый таллыкларда,

Һаваларда - тургай моңнары.

Болыннарда колынкайлар чаба,

Чыгардылар кырга малларны.

Тракторлар гөрли басуларда,

Язгы чәчү бетү ягында.

Утыртылып бетсә бәрәңгеләр,

Сабантуйлар килер тагын да.

Авыл кешесенең ел буена

Эше бетми аның һичкайчан.

Көнне-төнгә ялгап эшли тырышып,

Зарланмый ул ләкин беркайчан.

Сабантуйда бергә рәхәтләнеп

Ял итәргә безгә кирәктер.

Тырышып эшләп, ял итә дә белгән,

Бу дөньяда бәлки сирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев