Бүген районның барлык мәктәпләрендә дә соңгы кыңгырау яңгырады.
Быел 11 сыйныфны - 217, ә 9 сыйныфны 539 укучы тәмамлый. Беренче бердәм дәүләт имтиханы 28 майда информатика фәне буенча булачак, аны 24 укучы тапшырачак. 25 һәм 26 майда тугызынчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханын чит Һәм туган телләр буенча бирәчәкләр. Бу имтиханнар районара булачак, ягъни безнең районда якын-тирә район укучылары да сынау үтәчәк. Рус теле һәм математика буенча БДИны өч укучы - дәүләт чыгарылыш имтиханы рәвешендә, калганнар БДИ рәвешендә тапшырачак.
Без бүген Манзарас урта мәктәбендә узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә катнашып кайттык. Бәйрәм бик матур узды, котлаулар, тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Беренче сыйныфларның, унберенчеләрнең чыгышлары аеруча дулкынландыргыч иде. Ак юллар сезгә, егетләр һәм кызлар!
фото: Эльвира Мөбарәкшина
Нет комментариев