Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Сәрдек мәдәният йортында "Таулы-ташлы солдат юллары" дигән кичә үтте

Зур Сәрдек мәдәният йортында, җирлекнең әфганчы егетләрен чакырып уздырган кичәдә тетрәндергеч тә, мавыктыргыч та солдат хатирәләре яңарды. Иң элек Әфган иле, андагы яшәеш, сугыш күренешләре фотосурәтләре һәм видеоязмалары күрсәтелде. Җирлегебездән китеп, ут эченә кергән 23 егетнең икесе шул яу кырында башларын салдылар. Унтугыз яшьлек Чишмәбаш егете Тәлгать Әхмәтшин белән Купка...

Зур Сәрдек мәдәният йортында, җирлекнең әфганчы егетләрен чакырып уздырган кичәдә тетрәндергеч тә, мавыктыргыч та солдат хатирәләре яңарды. Иң элек Әфган иле, андагы яшәеш, сугыш күренешләре фотосурәтләре һәм видеоязмалары күрсәтелде. Җирлегебездән китеп, ут эченә кергән 23 егетнең икесе шул яу кырында башларын салдылар. Унтугыз яшьлек Чишмәбаш егете Тәлгать Әхмәтшин белән Купка егете Наил Латыйповлар исән кайткан булсалар, иптәшләреннән һич кенә дә ким яшәмәсләр иде, нинди күркәм егетләр иде бит! Аларга багышлап укучылар язган иншаны укыганда, күпләрнең күзләренә яшь килде. Исән кайтканнар арасыннан да икесен югалттык инде - авыр туфраклары җиңел булсын. Очрашуга, ерак юлларны якын итеп, читтә яшәүче әфганчыларыбыз да кайтты. Зал тулы тамашачылар алдына чыгып, безнең сорауларга җавап бирә-бирә, ул авыр хатирәләрне кабат яңарту җиңел булмаса да, Әфганстан һәм бу сугыш турында әллә никадәр сөйләде егетләр. Утны-суны кичкән якташларыбыз барысы да дөнья тоткалары булып яши, һөнәрле булып көн итә, балалар үстерә. Араларында бабай булырга өлгергәннәре дә бар инде.

Бу кичәнең гүзәл бер мизгеле - егетләргә мәктәптә белем биргән укытучылар - Байлангар авылыннан Бәрия апа белән Хәтмулла абый Вәкказовларның килүе булды. Мәктәп истәлекләренә Хәтмулла абыйның матур җырлары кушылды. Әфганчылар оешмасы рәисе Игорь Грачевның сәхнәгә күтәрелүе, матур сөйләме тыңлаучыларны әсир итте. Әфган җиреннән соңгы гаскәрләр белән чыккан авылдашыбыз, Татарстанның атказанган артисты Фәрит Гафиятуллинның бу бәйрәмгә махсус җырлар бүләк иткән мәле күңелләрдән һич китмәстер. Ул "Әфган җиле" җырын башкарганда тәннәр чымырдады, күңелләр тулды. Җырчыларыбыз Зөбәйдә Хәмәтдинова, Ринат Нуруллиннарны, "Чәчкә" халык бию ансамбленең яңа биюләрен тамашачы алкышларга күмде. Бәйрәм мул сыйлы табын янында дәвам итеп, дөньялар тыныч булсын, киләчәк буыннарга хәсрәтле көннәрне күрергә язмасын иде, дигән теләкләр белән тәмамланды.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА, Зур Сәрдек авылы

фото: http://rpp.nashaucheba.ru/docs/index-14552.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk