Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ветераннарның истәлекләрен саклау өчен видеоархив туплана

Вакыт рәхимсез: Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны азая бара. Шуңа күрә илебезне яклап геройларча көрәшкән ватандашларыбыз турында истәлекләрне саклап калу йөзеннән Россия хөкүмәте, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык тарафыннан социаль әһәмияткә ия проектлар тормышка ашырыла. Аларның иң әһәмиятлесе - "Бу - безнең җиңү" проекты (www. 41-45....

Вакыт рәхимсез: Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны азая бара. Шуңа күрә илебезне яклап геройларча көрәшкән ватандашларыбыз турында истәлекләрне саклап калу йөзеннән Россия хөкүмәте, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык тарафыннан социаль әһәмияткә ия проектлар тормышка ашырыла. Аларның иң әһәмиятлесе - "Бу - безнең җиңү" проекты (www. 41-45. su). Аның максаты - Бөек Ватан сугышы ветераннарының истәлекләреннән видеоархив туплау. Соңыннан бу видеоязмалар Россиянең дәүләт архивына тапшырылачак һәм Интернет челтәренә куелачак. Бу проектта теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен видеокамера яки әңгәмә (интервью) үткәрү бланкы гына кирәк. (Мондый материаллар проектның сайтында урнаштырылган).

фото: http://www.svadba-rb.ru/articles-svadba-2789.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk