Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада укучылар рус теленнән БДИ тапшырды

Бүген районыбызның 389 укучысы рус теле фәненнән Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырды. Имтихан Манзарас мәктәбендә һәм күппрофильле лицейда узды. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, 26 майда узган беренче БДИда катнашучылар нәтиҗәләрне бердәм дәүләт имтиханының рәсми порталында 6-9 июньдә белә алачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек...

Бүген районыбызның 389 укучысы рус теле фәненнән Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырды. Имтихан Манзарас мәктәбендә һәм күппрофильле лицейда узды.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, 26 майда узган беренче БДИда катнашучылар нәтиҗәләрне бердәм дәүләт имтиханының рәсми порталында 6-9 июньдә белә алачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе ярдәмчесе Сергей Шатунов хәбәр итте. Быел бөтен ил буенча 770 мең кеше бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Беренче БДИ сайлау буенча - география һәм рус әдәбиятыннан иде.

Бердәм дәүләт имтиханнары белән бәйле рәвештә Җәмәгатьчелек палатасы ел саен эшләп килә торган БДИ-2014 сораулары буенча кайнар линия ача. Гражданнар 7.00 сәг-тән 18.00 сәг-кә кадәр 8-800-700-8-800 номеры буенча (Россия буенча шалтырату бушлай) шалтыратып үзләренең сорауларын бирә яисә дәүләт имтиханнарында тәртип бозулар булуы хакында хәбәр итә ала.

Кайнар линия номерына укучылар гына түгел, ә әти-әниләр һәм укытучылар да шалтыратырга мөмкин. Кайнар линия шулай ук 5 һәм 11 июньдә ягъни чыгарылыш сыйныф укучылары математика, җәмгыять белеме һәм химиядән БДИ тапшырган көннәрдә эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X