Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Тылсым"да ял итүчеләр Болгарга барган

Социаль терләндерү бүлегендә 23 ял итүче 21 көн үзләренең сәләмәтлекләрен ныгыттылар. Безнең бүлеккә Кукмара бистәсенән һәм районыбызның авыларынан бер төркем өлкән яштәге активистлар җыелдылар. Егерме бер көн эчендә алар врач куйган давалану алдылар. Давалану белән бергә ял итүчеләр өчен бәйрәмнәр оештырабыз, "Җырымда юатырмын" дип исемләнгән концертлар була. Бу чараның төп...

Социаль терләндерү бүлегендә 23 ял итүче 21 көн үзләренең сәләмәтлекләрен ныгыттылар. Безнең бүлеккә Кукмара бистәсенән һәм районыбызның авыларынан бер төркем өлкән яштәге активистлар җыелдылар. Егерме бер көн эчендә алар врач куйган давалану алдылар.

Давалану белән бергә ял итүчеләр өчен бәйрәмнәр оештырабыз, "Җырымда юатырмын" дип исемләнгән концертлар була. Бу чараның төп максаты:бер - беребезгә, якынаеп, аралашып, бердәмләшеп яшәү, үткән истәлекле, кадерле көннәрне искә төшереп, күңелләрне сафландыру, яшәү мәгънәсе турында уйлану, матурлыкка - күңел матурлыгына омтылу.

Социаль тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр белән татар халкының изге борынгы шәһәре Болгарга сәяхәт иттек. Болгар дәүләт тарих - архитектура музей - тыюлыгы безне үзенең сокландыргыч матурлыгы белән гәҗәпләндерде. Андагы чисталыкны, пөхтәлекне, изгелекне куреп безнең күңеләребез бик сөенде.

Ял итүчеләребез арасында үзенең күңел хисләрен шигырь юлларына салып Шарафиева Люция апа шигырь язды.

"Болгарга сәяхәт"

Болгарларга барыйк әле

Ак мәчетне күрергә

Болгар бабайлар рухына

Сәдәкаләр салырга

Болгар юлы бигрәк озын

Буталып та беттек без

Бәкергә дә барып килдек

Сугылдык Чистайга без.

Татар халкы үҗәт халык

Болгарларны таптык без

Һәрберсендә йөри торгач

Кичләргә дә калдык без.

Карыңгылар төште инде

Без әле һаман юлда

Үҗәт үҗәтлеген итте

Барып җиттек Болгарга.

"Бисмилла" әйтеп аяк бастык

Изге Болгар җиренә

Күпме кан-яшь түгелгән бит

Аның туфрагында.

Нигә гасырлар буена

Җимерелгән бу илләр

Хәрәбәләр генә калган

Данлы Болгар иленнән

Ислам дине чәчәк аткан

Шушы бөек Болгарда

Бөтен дөнья татарларын

Берләштергән ул анда

Күрдек монда хан төрбәсен

Ак Пулат, кара Пулат

Олы Манара, кече Манара

Барысыда бар монда,

Бар җирендә аклык, пакълык

Бар җирендә «Бисмилла»

Дөньяда иң зур «Коръәнне»

Күрдек шушы музейда

Ак мәчетләргә кердек без

«Бисмиллабызны» әйтеп

Сәдәкалар салдык анда

Башларыбызны иеп

Барыгыз Изге Болгарга

Һичкайчан үкенмәссез

Дога кылып, намаз укып

Хәер биреп китәрсез.

Менә тагын күтәрелде Болгар

Изге урын булып татарның

Тезләнеп, бар белгәнеңне укы

Туфрагында Бөек Болгарның.

Хәбәрне Зуляра Хөснетдинова әзерләде.

фото: http://egul.livejournal.com/73481.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk