Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Төркиядә Түбән Кама кызыннан кол ясый язганнар

Кыз Төркиянең Кемер шәһәренә эшкә китеп, коллыкка төшә язган. Кунакханә җитәкчесе аңа үзе белән җенси мөнәсәбәткә керергә кушкач, ул илдән качып китә. Аңа аена 850 доллар хезмәт хакы тәкъдим иткән булганнар. Әлеге эшне ул Татарстанда, эш тәкъдим итүче ышанычлы бер фирма аша таба. Ләкин, Төркиягә баргач алданганын аңлый. Коллыкка эләгә...

Кыз Төркиянең Кемер шәһәренә эшкә китеп, коллыкка төшә язган. Кунакханә җитәкчесе аңа үзе белән җенси мөнәсәбәткә керергә кушкач, ул илдән качып китә. Аңа аена 850 доллар хезмәт хакы тәкъдим иткән булганнар.

Әлеге эшне ул Татарстанда, эш тәкъдим итүче ышанычлы бер фирма аша таба. Ләкин, Төркиягә баргач алданганын аңлый. Коллыкка эләгә язганын тиз арада аңлап алып, качып китә. Монда кайткач, эш табып биргән фирмага барып, документлар өчен биргән 50 мең сум акчасын кире кайтаруларын сорый. Ләкин алар баш тарта. Кыз хәзер бу фирма белән судлашырга мәҗбүр.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk