Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбызның “Гаптери акчалары” КВН командасы бәйгенең финалында чыгыш ясаячак

Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубының да уеннары уңышлы гына тәмамланып килә. Халкыбызның яраткан бу сәхнә сәнгате соңгы елларда яңа сулыш, яңа үсеш алды. Моңа этәргеч булып республика күләмендә үткәрелә торган татар телендәге КВН уеннары тора. Бу сезон районыбызның җыелма командасы өчен дә уңышлы тәмамланды. Кәркәүч авылы яшьләреннән торган "Гаптери акчалары" төркеме...

Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубының да уеннары уңышлы гына тәмамланып килә. Халкыбызның яраткан бу сәхнә сәнгате соңгы елларда яңа сулыш, яңа үсеш алды. Моңа этәргеч булып республика күләмендә үткәрелә торган татар телендәге КВН уеннары тора. Бу сезон районыбызның җыелма командасы өчен дә уңышлы тәмамланды. Кәркәүч авылы яшьләреннән торган "Гаптери акчалары" төркеме район чемпионатында призлы урынны алып, республика уеннарында зона сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясап, ярымфинал уеннарында катнашырга лаек дип табылды. Казанда Халыклар дуслыгы йортында үткән ярымфиналда "Гаптери акчалары" матур чыгышлары белән тамашачылар күңелен яулады. Әйтеп китәргә кирәк: бу төркем мондый уеннарда беренче тапкыр катнашты һәм алдагы елларда яңадан да яңа уңышларга ирешер, дип ышанып калабыз.

"Гаптери акчалары" КВН командасы 6 декабрьдә Казанда узачак КВНның финал өлешендә чыгыш ясаячак.

Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубының районыбыз төркемендә Кәркәүч урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рәис Әхмәтзакиров, 10 сыйныфтан Нияз Сабиров, 11 сыйныфтан Айсылу Равилова, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары Индира Гайфуллина, Илюсә Миңнемуллина, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты Нәфис Гайфуллин һәм Кукмара халык театры артистлары Рөстәм, Раушан Зиннуровлар катнашты. Бу төркемне оештыруда һәм ярдәм күрсәтүдә Кәркәүч урта мәктәбе директоры Илгиз Ахмәтҗановка, Кәркәүч мәдәният йорты директоры Гаффан Насыровка һәм сәнгать җитәкчесе Венера Гайфуллинага олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Районыбызда мондый сәләтле яшьләребез булуы белән горурланабыз һәм аларга алдагы иҗади тормышларында уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X