Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбызның “Балкыш” фестивале җиңүчеләре Мәскәүдә чыгыш ясады

Республика ветераннары арасындагы "Балкыш" ("Сияние") үзешчән башкаручылар фестивале конкурсы җиңүчеләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Мәскәүдә булып, Татар иҗтимагый үзәгенең концертлар залында чыгыш ясап кайттылар. Җиңүчеләр арасында район Мәдәният йортының "Баламишкин" гармунчылар ансамбле дә (җитәкчесе Илгиз Зарипов) бар иде. Мәскәүдәге Муса Җәлил һәйкәле каршысына агачлар утыртканнан соң, якташларыбыз халык алдында...

Республика ветераннары арасындагы "Балкыш" ("Сияние") үзешчән башкаручылар фестивале конкурсы җиңүчеләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Мәскәүдә булып, Татар иҗтимагый үзәгенең концертлар залында чыгыш ясап кайттылар. Җиңүчеләр арасында район Мәдәният йортының "Баламишкин" гармунчылар ансамбле дә (җитәкчесе Илгиз Зарипов) бар иде. Мәскәүдәге Муса Җәлил һәйкәле каршысына агачлар утыртканнан соң, якташларыбыз халык алдында үзләренең музыкаль композицияләрен күрсәткәннәр. Аларның кичке якта концертлар залында үткән чыгышлары да тамашачыларда зур тәэсирләр калдырган. Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибгатуллин якташларыбызның чыгышына: "Сез - Кукмара гына түгел, Татарстан горурлыгы да", - дип бәя биргән.

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев