Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашыбыз Илдус Рәхимуллин - Кукмарага газ кертә башлаучыларның берсе

Күкшел авылы егете Илдус Рәхимуллин гомере буе тырыш хезмәт белән яшәгән. Бу сыйфат аңа кече яшьтән үк әти-әнисеннән бирелгән. Әтисе Хәкимулла абый эше буенча һәрчак юлда йөргәнлектән, хуҗалыкны алып бару әнисе Миннебикә апа өстендә булган. Белмәгән эше булмаган аның. Ире эшкә барыр алдыннан сарык чалгач, аны тунап, эшкәртеп урнаштыруны да...

Күкшел авылы егете Илдус Рәхимуллин гомере буе тырыш хезмәт белән яшәгән. Бу сыйфат аңа кече яшьтән үк әти-әнисеннән бирелгән. Әтисе Хәкимулла абый эше буенча һәрчак юлда йөргәнлектән, хуҗалыкны алып бару әнисе Миннебикә апа өстендә булган. Белмәгән эше булмаган аның. Ире эшкә барыр алдыннан сарык чалгач, аны тунап, эшкәртеп урнаштыруны да үзе башкарган. Миннебикә апа өстәвенә сөннәтче буларак тирә якта дан тоткан, бик күп малайларны сөннәтләп, ата-аналарын сөендергән. Бернинди медицина белеме булмаса да, бер генә хата да җибәрмәгән, сабыйлар инде өч-дүрт көндә савыкканнар.

Менә шушындый эшчән, хөрмәтле ата-ананың өченче улы булып үсә Илдус. Ун яшеннән авыл советында йомышчы булып эшли башлый. Үзе әйтүенчә, техниканы яраткан, машина-трактор паркыннан кайтып кермәгән. Ремонт эшләрен башкаручы шофер-механизаторларга ачкыч-шөрепләр биреп торган. Олылар төшке ашка кайтып киткәндә ул да өйгә йөгергән. "Әни, тамагым ачты, ашарга бир, тагын эшкә барасым бар",- дип кабаланып кайтып кергән. Бераз үсә төшкәч, ул машинада йөк төяүче булып эшли башлый. Шофер аны кайчак руль артына утырта, машинаны йөртергә өйрәтә. Илдус мәктәптә дә яхшы билгеләренә генә укый, шуңа күрә авыл кешеләре: "Хәкимулланың бу малае зур инженер булыр инде",-дип сөйләнәләр. Әмма егет, институтка барырга җитешермен әле дип, хәрби комиссариат аша шофер һөнәрен үзләштергән. Аннан армиягә алынып, Ерак Көнчыгышта сержант, бүлек командиры булып хезмәт иткән. Туры сүзле, эшчән, ярдәмчел булганлыктан, иптәшләре дә, командирлары да хөрмәт итәләр үзен. Хәрби хезмәттән кайткач, "Сельхозтехника" оешмасында, көнкүреш хезмәте комбинатында, мех фабрикасында шофер булып эшли, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Өйләнә, кызы Ләйсән, улы Илдар туа. Фатир өмет итеп ятмый, йорт салып чыга. Бер үк вакытта тракторчы-экскаваторчы, торбалар сузучы һөнәрләрен үзләштереп, ПМК-1 "Востокстройтрансгаз" оешмасына эшкә урнаша. "Кукмара районында газны без кертә башладык",-ди ул, горурланып. Әлеге оешма беткәч, Казандагы газ кертүче оешмага күчә. Татарстан районнарына, Рязань Самара шәһәрләренә зәңгәр ягулык сузалар алар. Кайда эшләсә дә, хөрмәт, абруй казана ул. Әмма еллар үткән саен ерак юллар ардыра, сәламәтлеге "шаярткалый" башлый, шуңа күрә ул яңадан Кукмарага әйләнеп кайтып, экскаватор сатып ала һәм эшен дәвам итә. Бик күп кешеләрдән рәхмәт ишетүе эшенең нәтиҗәсе турында сөйли.

Шәхси тормышы да көйле Илдусның. Хатыны Фидания белән бер-берсен яратып, балаларының, килен-кияүнең хөрмәтен тоеп яшәве - зур бәхет. Алга таба да саулык, тигезлек белән, хәсрәт күрмичә, бәрәкәтле, тыныч гомер кичерергә язсын.

Роза Баһавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk