Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пычак мәктәбенең лагерь балалары "Әкиятләр илендә күңелле стартлар" чарасында катнашты (+фото)

Җәйге лагерь - укучыларның күңелле ял итү вакыты. Аны дөрес һәм файдалы итеп оештыру өчен укытучылар бар тырышлыкларын куеп эшлиләр. Аларга без, китапханәчеләр дә, ярдәмгә киләбез. Пычак урта мәктәбе каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар белән "Кояшкай" һәм "Дуслык" командалары арасында "Әкиятләр илендә күңелле стартлар" дигән чара үткәрелде. Аның максаты балаларның...

Җәйге лагерь - укучыларның күңелле ял итү вакыты. Аны дөрес һәм файдалы итеп оештыру өчен укытучылар бар тырышлыкларын куеп эшлиләр. Аларга без, китапханәчеләр дә, ярдәмгә киләбез. Пычак урта мәктәбе каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар белән "Кояшкай" һәм "Дуслык" командалары арасында "Әкиятләр илендә күңелле стартлар" дигән чара үткәрелде. Аның максаты балаларның әкиятләр белән кызыксынуларын арттыру, шәхси гигиена таләпләрен искә төшерү, спорт - сәламәтлек нигезе булуын аңлату иде. Бәйге барышында әкиятләрнең эчтәлеге искә төшерелде, табышмакларга җаваплар табылды һәм балалар әкият персонажлары булып көч сынаштылар. Бәйге балаларга бик ошады. Бу хакта Әсән-Елга авыл китапханәчесе Әлфинә Нәфыйкова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X